Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Сөтлебикәләр – табыш өчен

Авыл кешесе сөтлебикәне йортта муллык булсын дип асрый. Районда шәхси йортларда 4000гә якын савым сыеры асрала. Хезмәт сөючән һәм эшлеклеләрдә - берничә сыер. Маллар күп игътибар һәм тырышлык таләп итсә дә, хуҗалар, әлбәттә инде, отышлы булып кала. Бу көннәрдә районның сөт җыючылары шәхси секторлардан уртача 19,5 тонна сөт җыялар. Үткән...

Авыл кешесе сөтлебикәне йортта муллык булсын дип асрый.

Районда шәхси йортларда 4000гә якын савым сыеры асрала. Хезмәт сөючән һәм эшлеклеләрдә - берничә сыер. Маллар күп игътибар һәм тырышлык таләп итсә дә, хуҗалар, әлбәттә инде, отышлы булып кала.
Бу көннәрдә районның сөт җыючылары шәхси секторлардан уртача 19,5 тонна сөт җыялар. Үткән елның сентябрь аенда күрсәткечләр шундый ук булган - авыл халкының терлекчелек эшчәнлегендә тотрыклылык күренә. Сөт тапшыру һәм монардан табыш алуга юнәлдерелгән эшчәнлек алып баручы гаиләләр дә бар. Иске Ибрай авыл җирлеге озак вакыт дәвамында сөт тапшыру буенча беренче урында. Авыл халкы көненә 2700 килограмм сөт тапшыра, Иске Татар Адәмсуы авыл җирлеге көненә - 1700, Беловка авыл җирлеге - 1600, Карасу һәм Яңа Ибрай авыл җирлекләре көненә - 1300, Урмандеево авыл җирлеге көненә 1250 килограмм сөт тапшыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев