Сөт – югары дәрәҗәдә
АПК: эш-мәшәкатьләр

Сөт – югары дәрәҗәдә

Бу көннәрдә районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм фермер хуҗалыкларында гомуми күләмдә 65 тоннадан артык сөт савып алына. Әлеге күрсәткеч үткән ел дәрәҗәсенә карата 109 процентны тәшкил итә. "Аксу Агро" агрофирмасы терлекчеләре агымдагы елны яхшы күрсәткечләр белән тәмамлыйлар. Көн саен бу авыл хуҗалыгы предприятиесенең товарлыклы-сөтчелек фермаларында 23 тоннадан артык сөт савып...

Бу көннәрдә районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм фермер хуҗалыкларында гомуми күләмдә 65 тоннадан артык сөт савып алына.
Әлеге күрсәткеч үткән ел дәрәҗәсенә карата 109 процентны тәшкил итә.
"Аксу Агро" агрофирмасы терлекчеләре агымдагы елны яхшы күрсәткечләр белән тәмамлыйлар. Көн саен бу авыл хуҗалыгы предприятиесенең товарлыклы-сөтчелек фермаларында 23 тоннадан артык сөт савып алына. Сөтчелек комплексында бүгенгесе көнгә 20 тоннадан артык сөт җитештерелә. Үткән елның шул ук чоры күрсәткечләре белән чагыштырганда бу 120 процентны тәшкил итә. "Мюд" бүлеге товарлыклы-сөтчелек фермалары да яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр.
"Аксубай" агрофирмасында көн саен 20 тоннадан артык сөт савып алына. "Чирмешән" бүлеге терлекчеләре бу продукцияне җитештерү буенча яхшы күрсәткечләргә ирешкәннәр. Ноябрь ае азагындагы күрсәткеч - 4 тоннадан артык сөт (үткән ел дәрәҗәсенә карата 168 процент). "Тукай" бүлегендә дә нәтиҗәләр тотрыклы.

Нет комментариев