Район агрофирмаларында силос салу дәвам итә.
Моның өчен яхшы һава торышы бүләк иткән һәр сәгать исәптә. Районның авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматларына караганда, 4900 гектарга якын кукуруз чәчелгән мәйданның силоска 1800 гектарга якыны чабып алынган. Бүгенгесе көнгә район буенча 21 мең тонна әлеге сусыл азык төре әзерләнгән.
"Аксу Агро" агрофирмасында да...

"Аксу Агро" агрофирмасында да силос салу югары темплар белән бара. 3 октябрьгә монда траншеяларга 8500 тоннадан артык силос массасы салынган. Бу авыл хуҗалыгы предприятиесендә һәр көн саен силос запаслары уртача 500 тоннага арта бара. "Аксубай" агрофирмасында бу датага 5 мең тоннадан артык силос салынган, азык йортларына көн саен 400 тоннадан артык кукуруз массасы китерелә.
Нет комментариев