Авыл хуҗалыгы предприятиеләре механизаторларын игенчелек эшләре осталары дип әйтергә була.
Чөнки алар техника белән идарә итеп кырда да, фермада да, авыл хуҗалыгы производствосының башка объектларында да эшли алалар. Шуларның берсе - "Аксу Агро" агрофирмасы механизаторы Анатолий Ильгузин.
1990 нчы елларда Аксубай һөнәри-техник училищеда белем алып механизатор һөнәренә ия була. Шул...
Авыл хуҗалыгы предприятиеләре механизаторларын игенчелек эшләре осталары дип әйтергә була.
Чөнки алар техника белән идарә итеп кырда да, фермада да, авыл хуҗалыгы производствосының башка объектларында да эшли алалар. Шуларның берсе - "Аксу Агро" агрофирмасы механизаторы Анатолий Ильгузин.
1990 нчы елларда Аксубай һөнәри-техник училищеда белем алып механизатор һөнәренә ия була. Шул вакыттан бирле авыл хуҗалыгы техникасының төрле маркаларында эшли. "Аксу Агро" агрофирмасында - агрофирмага нигез салынган вакыттан бирле. Хуҗалык җитәкчеләре игенче турында бары тик җылы сүзләр генә әйттеләр.
- Анатолий Геннадьевич - безнең иң яхшы механизаторларыбызның берсе, - дип белдерде "Аксу Агро" агрофирмасы баш агрономы Илшат Хәнифов. - Эшчән, булдыклы, уңган.
Авыл хуҗалыгы эшләре башлануга ул "тимер аты"н кырга алып чыга. Чәчә, туфрак эшкәртә, вакыт җитте исә - азык хәзерләүдә катнаша, урып-җыю сезоны башлану белән комбайнга утыра. Аннары инде шикәр чөгендерен җыю эшләре башлана. Быел да игенче шикәр чөгендерен җыюда яхшы нәтиҗәләр күрсәткән. Анатолий Ильгузинны кышкы салкыннар башлану белән кышкы эшләр көтә.
Нет комментариев