Карантинлы амброзиягә  каршы көрәш игълан итәргә
АПК: эш-мәшәкатьләр

Карантинлы амброзиягә каршы көрәш игълан итәргә

Районда фитосанитар проблемага багышланган киңәшмә узды. Җыелучылар район территориясенең карантин торышы, 2018 елга карантинлы чүп үләннәрен бетерү, аларга каршы көрәш буенча чаралар үткәрү планы; авыл хуҗалыгы культуралары орлыклары, аларны саклау һәм куллану шартлары буенча РФ кануны таләпләрен үтәү мәсьәләләрен тикшерделәр. Киңәшмә эшендә җитәкчеләр, авыл хуҗалыгы предприятиеләре агрономнары, авыл җирлекләре башлыклары,...

Районда фитосанитар проблемага багышланган киңәшмә узды.
Җыелучылар район территориясенең карантин торышы, 2018 елга карантинлы чүп үләннәрен бетерү, аларга каршы көрәш буенча чаралар үткәрү планы; авыл хуҗалыгы культуралары орлыклары, аларны саклау һәм куллану шартлары буенча РФ кануны таләпләрен үтәү мәсьәләләрен тикшерделәр.
Киңәшмә эшендә җитәкчеләр, авыл хуҗалыгы предприятиеләре агрономнары, авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре һәм шулай ук ТР Россельхознадзор идарәсе вәкилләре катнашты. Алар бер көн алдан районда булдылар, хәлне өйрәнеп, фитокарантинлы урыннарны йөреп чыктылар.
- Кырык ел агымында без төрле алымнар белән үзебезнең районда карантинлы үләннәрнең таралуын тоткарлап килдек, - дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов. - Соңгы елларда да күп көч куйдык. Ләкин ул тарала бара. Бу безне борчуга сала. Бездән аңа каршы көрәштә комплекслы чаралар күрү таләп ителә.
Район җитәкчесе ассызыклап үткәнчә, амброзиягә каршы көрәштә кешеләрнең тырышлыгы һәм финанс ресурслары җитмәү төп проблема булып тора. Ул карантинлы үсемлекнең үсүе күзәтелгән авыл җирлекләре башлыкларына, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә 2018 ел башына аңа каршы көрәш планы төзүне йөкләде. Авыл җирлекләрендә куркыныч үсемлеккә каршы көрәшкә халыкны да җәлеп итәргә кирәклегенә басым ясады, ә авыл хуҗалыгы формированиеләренә гербицидны кырларда гына түгел, юл читләрендә, ташландык урыннарда, ферма территорияләрендә дә кулланырга кирәк.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миниршат Алимов узган һәм 2017 елда амброзиягә каршы көрәш чараларына тукталды һәм карантинлы чүп үләнен бетерү планы белән таныштырды.
Республикада амброзиягә бәйле уңышсыз ике район бар: Нурлат һәм Аксубай. Әлеге мәкерле үсемлекнең таралуына каршы көрәшкә халыкның да күтәрелүе мөһим. ТР Россельхознадзорның фитосанитар күзәтчелек бүлеге җитәкчесе урынбасары Сергей Ахмедьянов үз чыгышында хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта амброзия буенча - дүрт һәм кычыткан ефәгенә бәйле бер фитосанитар зона бар (Аксубай" АФ, Сөнчәле, МЮД авыл җирлекләре һ.б.). Карантинлы үсемлекләр таралуына киртә кую өчен, районга фитосанитар контрольдән тыш орлыклар һәм туфракта үскән башка продукцияләрне кертүне тыярга кирәк, диде ул. Җирле үзидарә органнарының муниципаль җирлек территорияләрендә карантинлы чүп үләннәренә каршы көрәштә катгый чаралар куллануларын, халык арасында һәм хуҗалык итүче субъектларда аңлату эшләре алып бару мөһимлеген ассызыклады. Үз территорияләрендә карантинлы үсемлекләр таралган авыл җирлекләре башлыкларының һәм агрофирмаларның агрономия хезмәтләре вәкилләренең аларны бетерү буенча кулланылган чаралар турындагы чыгышлары тыңланды. Амброзиягә каршы бер тапкыр көрәш чарасы кулланылган белән генә аны бетерү мөмкин түгеллегенә басым ясалды. Бу чүп үләнен район территориясеннән бөтенләй юк итү өчен, планлы, күләмле эш алып барылырга тиеш. Авыл җирлекләре һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре нәкъ менә бүген, әлеге чыганаклар өчен кирәк булган барлык йогынты ясау гамәлләрен истә тотып, ун көн саен үткәрелә торган анык план әзерләргә тиешләр.
ТР Россельхознадзор идарәсенең фитосанитар күзәтчелек буенча бүлек җитәкчесе Альберт Кадыйров үзенең чыгышын орлыклык материалны саклауга салу мәсьәләсенә багышлады.
- Россельхознадзор идарәсе үткәргән контроль-күзәтчелек чараларында орлыкны саклауга салуга кагылышлы таләпләрне бозу очраклары һәрдаим ачыкланып тора, - дип белдерде ул. - Бу амбар корткычларына, ярыклар аша складларга атмосфера явым-төшемнәренең эләгүенә, саклауга салынган орлык партияләренең кушылуына бәйле дә килеп чыга. Мондый хәл Аксубай районында да ачыкланды. Россельхознадзор вәкиле орлыкчылык, орлык материалын саклау һәм куллану шартлары таләпләре буенча РФ канунын үтәү мөһимлеген аңлатып үтте. Фотослайдларда ул районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә орлыклык материалны саклауга бәйле кагыйдә бозулар күзәтелгән берничә фактны мисал итеп китерде.
Орлык саклау мәсьәләсе аерым контрольдә булырга тиеш дигән карар кабул ителде.

Нет комментариев