Урып-җыю эшләре башланганчыга кадәр санаулы атналар гына калып бара. Бу җаваплы чорга кадәр игенчеләрнең барысы да ышанычлы әзерләнгән булырга тиеш: урып-җыю комплексы да, яңа уңышны кабул итәчәк объектлар да, урак өстендә катнашачак эшчеләр дә. Шулай ук алар хезмәт иминлегенә кагылышлы мәсьәләләр һәм кызыксындыру чаралары белән хәбәрдар булырга тиеш. Районның урып-җыю...
Урып-җыю эшләре башланганчыга кадәр санаулы атналар гына калып бара.
Бу җаваплы чорга кадәр игенчеләрнең барысы да ышанычлы әзерләнгән булырга тиеш: урып-җыю комплексы да, яңа уңышны кабул итәчәк объектлар да, урак өстендә катнашачак эшчеләр дә. Шулай ук алар хезмәт иминлегенә кагылышлы мәсьәләләр һәм кызыксындыру чаралары белән хәбәрдар булырга тиеш.
Районның урып-җыю эшләренә әзерлеген махсус комиссия тикшерде. Аның составында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының механикалаштыру секторы җитәкче киңәшчесе Илнур Сафин, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миниршат Алимов, Гостехнадзорның район бүлекчәсе җитәкчесе Илдар Бикмөхәммәтов, Россельхозцентр бүлеге җитәкчесе Габдерәшит Гелметдинов, УСХиПның механикалаштыру буенча консультанты Рамил Фәттахов, игенчелек буенча консультант Хисбулла Сөнгатуллин эшләделәр. Абруйлы комиссия үз эшен "Аксубай" агрофирмасының "Луч" бүлегендә алда торган урып-җыюга әзерлеккә бәя бирүдән башлады. Комиссия бирегә аяк басканда эш кайный иде - механизаторлар техниканы кырга алып чыгарга әзерләделәр. Төп операцияләр башкарылган, комбайннарны бөртеклеләр участокларына алып чыгуга кадәр вакыт бар әле. Хуҗалыкның ындыр табагында, яңа уңышны кабул итәчәк складларда җәй башыннан ук зур әзерлек эшләре алып барылды. Бүгенге көндә биналар чистартылган, йогышсызландырылган. Яңа уңышны кабул итү пунктлары барлык санитар таләпләргә җавап бирсен өчен, аларны даими җилләтеп торалар.
- Безнең механизаторлар - үз эшләрен яхшы белгән намуслы хезмәткәрләр, - дип сөйли агрофирма җитәкчесе Әхнәф Сөниев. - Уңышны түкми-чәчми җыеп алачагыбызны ышандырып әйтә алам.
"Актай" агрофирмасында ремонт эшләре колач алган. Беррәттән ындыр табагын ашлык кабул итүгә әзерләү эшләре дә алып барыла. Бүгенге көндә эшчеләрнең төп өлеше печән хәзерләүгә җәлеп ителгән, һава торышы уңайлы булганда печәнне җыеп калырга кирәк. Ләкин алда торган урак өстенә әзерлек тә шулай ук җитәкчелекнең игътибар үзәгендә.
"Сөлчә" агрофирмасында да шулай ук. Комиссия әгъзалары килгәндә монда да комбайннарны ремонтлау эшләре бара иде, ындыр табагы базасы да тәртиптә.
"Аксу Агро" агрофирмасы комбайннары Иске Ибрай авылы янәшәсендәге кырда тигез саф булып әзерлек линейкасына тезеп куелган иде. Комиссия әгъзалары 16 кыр корабының һәркайсын җентекләп карап чыктылар. Шулай ук төрле маркадагы комбайннар белән суктырганда ашлыкның сакланышына тест оештырылды. Герметизацияләү югары дәрәҗәдә булуны күрсәтте - комбайн эшен тәмамлаганнан соң торыпшада бер бөртек ашлык та калмады. Комиссия техниканың яхшы әзерлеген билгеләп үтте. Кыр кораблары экипажлары яңа махсус кием белән тәэмин ителгән. Монда шулай ук бөртеклеләрнең үрнәкләрен күрсәттеләр - бөтенләй үк өлгереп җитмәгән булсалар да, булачак уңыш башаклары тулы, авыл хуҗалыгы культуралары чәчелгән карта да уңайлы. Урып-җыюга, урак өстендә катнашучылар хезмәтенә түләүгә кагылышлы барлык мәгълүматлар да тәкъдим ителгән. Барысы да уйлап, исәпләп эшләнгән. Ындыр табаклары, складлар яңа ашлыкны кабул итүгә әзер.
- Яхшы уңыш үстерү өчен без бөтен көчебезне куйдык, - диде "Аксу Агро" агрофирмасының генераль директоры Солтан Шәйхетдинов. - Аны җыеп алуга да ышанычлы әзерләндек.
Урак өсте һәр комбайнчы өчен чыдамлыкка сынау сыман, чөнки комбайннарга максималь эш йөге туры килә - бер мең гектардан да ким түгел.
Комбайнчылар белән ачык аралашу булды.
- Быел урак өсте гади булмаячак, - дип мөрәҗәгать итте игенчеләргә районның агросәнәгать комплексы җитәкчесе Миниршат Алимов. - Яхшы уңыш үстердек, бүген иң мөһиме ашлыкны югалтуга юл куймау. Эштә тагын бер мөһим мәсьәлә - иминлек чараларын катгый үтәү.
Республиканың авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкиле Илнур Сафин алда торган кыр кампаниясе катнашучыларына хәер-фатихалы теләкләре белән мөрәҗәгать итте.
- Сезнең хуҗалыкка килгән саен эш сөючәнлегегезгә, эшне белеп оештыруыгызга гаҗәпләнәм, - диде ул. - Сезгә авыр эшегездә уңышлар телим. Иң мөһиме - югары күрсәткечләргә омтылып, техника иминлеге турында да онытмагыз.
"Аксу Агро" агрофирмасының урак өстенә әзерлегенә максималь бәя бирелде.
Нет комментариев