Финишка күп калмады
АПК: эш-мәшәкатьләр

Финишка күп калмады

"Аксу Агро" агрофирмасында шикәр чөгендерен җыеп алу ахырына якынлаша. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 26 октябрьгә татлы тамыр 2700 гектардан артык мәйданнан җыеп алынган. Бу планлаштырылган мәйданның 93 процентыннан күбрәк. Бүгенгесе көнгә 92 мең тоннадан артык чөгендер казып алынган. Чөгендер җыю комплексы көнен дә төнен дә...

"Аксу Агро" агрофирмасында шикәр чөгендерен җыеп алу ахырына якынлаша.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 26 октябрьгә татлы тамыр 2700 гектардан артык мәйданнан җыеп алынган. Бу планлаштырылган мәйданның 93 процентыннан күбрәк. Бүгенгесе көнгә 92 мең тоннадан артык чөгендер казып алынган. Чөгендер җыю комплексы көнен дә төнен дә эшли. Казып алынган чөгендер күләме һәр көнне 700 тонна һәм аннан да күбрәккә арта. Параллель рәвештә уңышны төяп шикәр заводына озату да алып барыла.

Нет комментариев