Иген басуларында хезмәт куйган комбайнчылар эше иң югары күрсәткечләргә ирешү өчен барган ярышларга охшаган.
Алдынгылыкны яулар өчен алар зур тырышлык һәм көч куялар. Район җитәкчелеге суктырылган һәр 300 һәм 350 тонна ашлык өчен комбайнчыларны премияләр белән бүләкләргә дигән карар кабул итте. Махсус комиссия уракта катнашучыларның биш көнлек хезмәтенә нәтиҗә ясады....
Иген басуларында хезмәт куйган комбайнчылар эше иң югары күрсәткечләргә ирешү өчен барган ярышларга охшаган.
Алдынгылыкны яулар өчен алар зур тырышлык һәм көч куялар. Район җитәкчелеге суктырылган һәр 300 һәм 350 тонна ашлык өчен комбайнчыларны премияләр белән бүләкләргә дигән карар кабул итте. Махсус комиссия уракта катнашучыларның биш көнлек хезмәтенә нәтиҗә ясады. Ашлык суктыруда 5 көнлек эш нәтиҗәләре буенча кабаттан "Аксу Агро" комбайнчылары алдынгылыкны бирмәделәр. Хөсәен Галиевның кыр экипажын лидер дип атарга була. Туганы Рәҗәп Исхаков белән ул "Нью-Холланд" комбайнында 570,6 тонна ашлык суктырган.
Җәүдәт Сафиуллинның (ярдәмчесе - улы Җәвит) 5 көнлек эш нәтиҗәсе - 556,3 тонна, Алексей Кудряшовның (ярдәмчесе Андрей Кудряшов) 502,2 тонна суктырылган ашлык. Комбайнчы Ринат Мостафин да (ярдәмчесе - абыйсы Марат) шулай ук югары күрсәткечләргә ирешеп хезмәт куя. Аны, урак лидерларының берсе буларак, 12 август көнне үткән видеоконференциядә ТРның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та билгеләп үтте. Василий Ендерюков (ярдәмчесе - улы Алексей) исәбендә - 440 тоннадан артык, Владимир Овчинников (ярдәмчесе - улы Олег) исәбендә 399 тонна сугып алынган төшем. Комбайнчылар Анатолий Ильгузин (ярдәмчесе - Станислав Ижутов), Анатолий Ефимов (ярдәмчесе улы Дмитрий), Сергей Блинов (ярдәмчесе - Дмитрий Ижутов), Николай Сорокин да (ярдәмчесе - Владимир Петров) шулай ук ашлык суктыруда алдынгылар сафында. Ун комбайнчы агрофирманың төрле бүлекләрендә көзге бодайны суктыруда туктаусыз эшләделәр. Аларның хәрәкәтен бары тик нигезле сәбәп - югары күрсәткечләргә ирешкәннәре өчен район башлыгы исеменнән бүләкләр тапшыру өчен генә туктаттылар. Район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин комбайнчыларны беренче җиңүләре белән котлады.
- Без сезнең хезмәт җиңүләренә ирешеп эшләвегезгә чиксез сөенәбез, - дип билгеләп үтте ул. - Урак дәвамында сезне бары тик уңышлар, иминлек кенә озата барсын.
Ул Татарстан Президенты карары белән республиканың иң алдынгы 200 комбайнчысы 100әр мең сум күләмендә акчалата премия алачагы хакында да җиткерде. Игенчеләрнең һәркайсына шундый бәхет елмаюын теләде.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миниршат Алимов комбайнчыларга нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте, яңа уңышларга ирешүләрен теләде.
Нет комментариев