Алдынгы гаилә экипажы
АПК: эш-мәшәкатьләр

Алдынгы гаилә экипажы

"Аксу Агро" агрофирмасында комбайнчылар составының күп өлеше - кырчылыкта эшләү тәҗрибәсенә ия кешеләр. Шул исәптән гаилә экипажлары да бар. Алар арасында - Чуаш Енорускиносы авылыннан әтиле-уллы Овчинниковлар. Владимир Васильевич - техниканы яхшы белгән хезмәт сөючән кеше. Улы Олегны да шул рухта тәрбияләгән ул. Урып-җыюның кызу чорында алар бергәләп комбайн штурвалы...

"Аксу Агро" агрофирмасында комбайнчылар составының күп өлеше - кырчылыкта эшләү тәҗрибәсенә ия кешеләр.

Шул исәптән гаилә экипажлары да бар. Алар арасында - Чуаш Енорускиносы авылыннан әтиле-уллы Овчинниковлар.
Владимир Васильевич - техниканы яхшы белгән хезмәт сөючән кеше. Улы Олегны да шул рухта тәрбияләгән ул. Урып-җыюның кызу чорында алар бергәләп комбайн штурвалы артына утыралар. Гаилә экипажы яхшы нәтиҗәләргә ирешеп хезмәт куя. Алар өчен үткән ел уңышлы булды - Овчинниковлар районның иң яхшы комбайнчылары арасына керделәр.
Әлеге урып-җыю сезоны алар өчен - тугызынчы. Игенчеләр быел да әлеге мөһим кампаниягә тулы әзерлек белән керештеләр. Бер атна эчендә үзләренең "Акрос" комбайны бункерыннан 361 тонна яңа уңыш бирделәр.

Нет комментариев