Аксубай районында фермерлар белән очрашулар уза
Район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов белән берлектә крестьян-фермер хуҗалыкларын йөреп чыктылар.
Беренче тукталыш Иске Ибрай авылында урнашкан Рәҗәб Исхаков фермасы булды. Монда мөгезле эре терлекләр симертү белән шөгыльләнәләр. Бүгенге көндә хуҗалыкта 100 баштан артык мөгезле эре терлек бар. Күптән түгел Исхаковлар гаиләсе үгезләр симертү юнәлешендә “Агростартап” грантын откан – киләчәктә терлекләрнең баш санын арттыру, терлекчелек эшчәнлеген киңәйтү ниятләнә. Ел башыннан алып Рәҗәб Исхаков хуҗалыгы 20 тоннадан артык ит җитештереп саткан.
Алмаз Мингулов һәм Борис Соломонов шул ук авылда Марат Сафин КФХында булдылар. Хуҗалыкта йөзгә якын савым сыеры, бозау-үгезләр, атлар бар. Крестьян-фермер хуҗалыгында һәркөнне ике тоннага якын сөт савалар. Фермерның 400 гектар җире бар. Соңгы вакытта фермер хуҗалыгында матди-техник база шактый яңартылган. Фермер бөртекле культураларны җыю өчен ике ургыч һәм пресслау-җыю агрегаты сатып алган. Заманча техниканың булуы кышка терлек азыгы әзерләү өчен иң яхшы мөмкинлекләр бирәчәк.
Район җитәкчелегенең крестьян-фермер хуҗалыклары буенча йөреп чыгуы Яңа Ибрай авылында Ильяс Сөләймановның роботлаштырылган фермасында булу белән төгәлләнде.
Фермер Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының гаилә терлекчелек фермасын үстерүгә грант отып, яңа корпус төзеде һәм аны заманча җиһазлар белән тәэмин итте.
Саву буенча барлык процессларны робот башкара.
Фермада 150 дән артык савым сыеры бар. Һәркөнне өч ярым тоннадан артык сөт савалар.
Шулай ук азык җитештерү мәсьәләләре турында да фикер алыштылар. Җитәкчеләр фермерның силос салу өчен билгеләнгән кукуруз кырында да булдылар. Уңыш яхшы булачак. Фермер ел ярымга җитәрлек сусыл һәм тупас азыклар әзерләргә планлаштыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев