Кыр эшләре кампанияләренең уңышлы узуы, әлбәттә инде, механизаторларның һөнәри осталыгыннан тора.
Ләкин алай гына да түгел. Производствода югары күрсәткечләргә ирешүдә тылның ышанычлы булуы да шулай ук мөһим, бу - хезмәтне оештыру, производствода техника иминлеген тәэмин итү буенча максатка юнәлешле эшләр, уракта катнашучыларга тиешле хезмәт күрсәтү дә. "Аксу Агро" агрофирмасында бу...
Кыр эшләре кампанияләренең уңышлы узуы, әлбәттә инде, механизаторларның һөнәри осталыгыннан тора.
Ләкин алай гына да түгел. Производствода югары күрсәткечләргә ирешүдә тылның ышанычлы булуы да шулай ук мөһим, бу - хезмәтне оештыру, производствода техника иминлеген тәэмин итү буенча максатка юнәлешле эшләр, уракта катнашучыларга тиешле хезмәт күрсәтү дә. "Аксу Агро" агрофирмасында бу система яхшы җайга салынган. Моны авыл хуҗалыгы предприятиесе эшчәнлегенең барлык юнәлешләре нәтиҗәләре һәм хезмәтчәннәрнең эшкә мөнәсәбәте буенча да фаразлап була.
Агрофирмада барысы да имин гамәлгә ашырыла, техника иминлеге кагыйдәләренең барысы да үтәлә. Моның өчен хезмәтне саклау буенча инженер Әлфия Нуриева җаваплы. Бу вазифаны ул 6 ел башкара, үз эшен җиренә җиткереп, намуслы үти. Бу вакыт эчендә производствода бер генә имгәнү очрагы да теркәлмәгән.
Агрофирма пешекчеләре турында да бары тик җылы сүзләр генә әйтеп була. Минегөл Кәлимуллина 30 елдан артык пешекче булып эшли. Ул - үз эшенең остасы, үз эшенә җаны-тәне белән бирелгән кеше, дип мактап сөйли аның турында агрофирма җитәкчелеге. Асия Мостафина һәм Зөлфия Нигмәтуллина белән бергә алар механизаторларга, агрофирма хезмәткәрләренә тәмледән-тәмле итеп ризыклар әзерлиләр. Хезмәтчәннәрне ашханәдә дә, кырда да кайнар ризык белән сыйлыйлар. Үз эшләре өчен алар бары тик рәхмәт сүзләренә генә лаек.
Нет комментариев