Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз

ТР Рәисе администрациясе аппараты вәкиле мобилизацияләнгән һәм яраланган аксубайлыларның гаиләләрендә булды

Бүген Аксубай районына эш сәфәре белән Ленар Сабиров килде.

Район башлыгы Камил Гилманов белән бергә Татарстан Республикасының Территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Ленар Сабиров мобилизацияләнгән аксубайлылар Айдар Гайнатуллин һәм яраланып кайткан Александр Мокин гаиләләрендә булдылар.

– Мобилизацияләнгән һәр кешенең гаиләсенә без куратор беркеттек – бу авыл җирлекләре башлыклары, мәдәният йорты, мәктәп директорлары. Егетләр мобилизациягә кадәр эшләгән оешмалар һәм предприятиеләр дә читтә калмый. Башкарма комитет, совет кулын пульста тота, без мәгълүмат җыеп кына калмыйбыз, ә үзебез дә мобилизацияләнгән, яраланган, һәлак булган һәм ялга кайтучы якташларның гаиләләренә барабыз – бөтен район белән ярдәм итәбез, – дип сөйләде район башлыгы Камил Гилманов.

Гайнатуллиннарның ике баласы бар, кечесенә бер яшь тә юк. Яклаучының хатыны кунакларга гаилә турында зур кайгыртуны Урман хуҗалыгы һәм Урманчылыкның үз өсләренә алулары турында сөйләде. Алар акчалата ярдәм күрсәтәләр, азык-төлек белән ярдәм итәләр, утын әзерләгәннәр, хәтта аны кисеп-ярып, әрдәнәгә өеп тә куйганнар. Шулай ук танышлары һәм күршеләре дә ярдәм кулы сузалар.

Районның барлык халкы бүген сугышчыларны кайгыртып яши. Бу гуманитар ярдәм җыену оештыру да, гаиләләргә адреслы ярдәм дә. Бер гаилә дә игътибарсыз калмый. «Волга Селект», «Аксу Агро» авыл хуҗалыгы формированиеләре дә гаиләләргә ярдәм күрсәтәләр. Ашлык һәм печән рәвешендә ярдәм – авыл халкы өчен бик зур булышлык.

Махсус хәрби операция зонасыннан кайткан яралы Александр Мокин тернәкләндерүнең ничек узуы турында сөйләде. Аны үтәргә район ярдәм итә – дәвалау учреждениеләренә бару өчен транспорт бүлеп бирә, психологик ярдәм оештырганнар.

Ленар Сабиров һәм Камил Гилманов гаиләләрнең проблемалары, ихтыяҗлары турында сораштылар һәм аларны хәл итүне контрольгә алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев