Аксубайның «Дельфин» бассейнында гаилә командалары ярышты
Спорт

Аксубайның «Дельфин» бассейнында гаилә командалары ярышты

Ябык «Дельфин» бассейнында матур спорт бәйрәме – «Гаилә йөзүе» узды.

Ярышлар районда игълан ителгән Яшьләр, бердәмлек һәм игелекле ихтыяр елы, шулай ук Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы кысаларында узды.

Йөзү бассейнында районның иң спортчан гаиләләре көч сынашты. Алар спортның шәхси уңышлар гына түгел, ә якыннарыңа ярдәм итү дә икәнен күрсәттеләр. Катнашучылар ярышның һәр этабында бер-берсенә булышып, зур дистанцияне бик теләп үттеләр.

Гадел көрәш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр һәм призерлар булдылар:
Хатын-кыз парлары:

  • 1 урында: Зубарева + Прохорова;
  • 2 урында: Кудряшова + Родионова;
  • 3 урында: Ерховлар гаиләсе.

Ир-ат парлары:

  • 1 урында: Попов + Кажуков;
  • 2 урында: Ильин + Ижутов;
  • 3 урында: Лодоркиннар гаиләсе.

Нет комментариев