Аксубай газ хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан волонтерларга 26 мең сум акча тапшырдылар
Соңгы яңалыклар

Аксубай газ хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан волонтерларга 26 мең сум акча тапшырдылар

Аксубай газ участогы коллективы мәрхәмәтлелек һәм үзара ярдәмләшүнең алар өчен буш сүзләр генә түгеллеген тагын бер кат исбатлады.

Предприятие хезмәткәрләре җирле волонтерлык хәрәкәте оешкан көннән үк аның төп ярдәмчеләренең берсенә әверелделәр. Бу юлы алар үзләренең хәйрия миссиясен төп һөнәри бәйрәмнәре — Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне алдыннан башкардылар һәм уртак тырышлык белән 26 мең сум күләмендә акча җыйдылар.

Җыелган сумманы тигез итеп бүлеп, Аксубайның ике төп волонтерлык төркеменә 13әр мең сум тапшырдылар.

Волонтерлар билгеләп үткәнчә, бу акчалар яшеренү челтәрләре өчен кирәк-яраклар, медикаментлар, тактик җиһазлар һәм чираттагы гуманитар йөк кәрваны өчен азык-төлек сатып алуда мөһим өлеш булачак.

— Бүген илебез – яклауга мохтаҗ һәм егетләребез анда булганда, без монда аларның ышанычлы тылы булырга тиеш, — дип билгеләп үтте газ хезмәткәрләренең волонтерлык хәрәкәте активистларының берсе, чик сакчысы Владимир Капитонов. — Без уртак Җиңүгә үз өлешебезне кертүебез белән горурланабыз!

Газ хезмәткәрләренең мисалы зур уртак максатның кечкенә гамәлләрдән торуын, анда чит кайгы булмавын, ә бары тик тыныч күк йөзен якынайту өчен уртак омтылыш кына булуын тагын бер кат раслый.


Нет комментариев