Махсус хәрби операция зонасында Аксубай районы кешеләренең («Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» үзәге) 54нче гуманитар кәрваны булды.
Александр Убейкин, Роман Сулейманкин, Станислав Авдеев һәм Илшат Минсафин кергән төркем, юлның авыр шартларына карамастан, үз алдына куелган барлык бурычларны уңышлы үтәде.
Сәфәр җиңелләрдән булмаган.
– Кайбер урыннарда хәл чагыштырмача тынычрак булса, кайбер участокларда без чын куркыныч белән очраштык, – дип билгеләп үтте төркем җитәкчесе Александр Убейкин. – БПЛАлар бик еш очты, шартлауларны күрдек. Шулай да бурычны үтәдек.
Үз гомерләрен куркыныч астына куеп, волонтерлар йөкнең адресатларга вакытында барып җитүе өчен барысын да эшләгәннәр. Сирена тавышларына күнеккән якташларыбыз өчен волонтерларның килүе зур шатлык булган.
Ярдәм саннарда: миллион сумга якын акча һәм тонна ярым йөк
Җәй дәвамында бу – волонтерларның өченче сәфәре. 54нче кәрванның нәтиҗәләре сокландыргыч:
- Алып барып тапшырылган йөкнең гомуми авырлыгы: 1200 кг.
- Ярдәмнең гомуми бәясе: 916 915 сум.
- Юл чыгымнары: 78 750 сум.
«Лунтик» позывнойлы сугышчыга (Иске Кыязлы авылыннан) хәрби бурычларны үтәү өчен УАЗ машинасы;
«Марио» позывнойлы сугышчыга – генератор;
«Балу» позывнойлы яклаучыга – ремонтланган двигатель;
«Баян» һәм «Ноза» (Казан шәһәре) сугышчыларына посылкалар;
районнан алты посылка, җиде шәхси посылка, Яр Чаллының «Сойка» волонтерлар төркеменнән 15 посылка тапшырылган;
адресатларга махсус киемнәр (21 костюм), юу чаралары, 150 шешә лимонад, 6000 коры азык әзерләмәсе, 26 яшеренү челтәре, «Леший» костюмнары һәм антидрон плащлары алып барганнар.
Мелитополь шәһәренең балалар бакчасына (1 яшьтән 7 яшькә кадәр): 52 комплект урын-җир әйберләре, япмалар, юрганнар, мендәрләр, канцелярия, кием-салым, күчтәнәчләр һәм киптерү машинасы тапшырылган. Гомуми суммасы – 158 000 сум.
Лицей-интернатка: 8 кВтлы генератор, төсле принтер, 41 комплект урын-җир әйберләре, канцелярия товарлары, 230 мең сумлык кәгазь. Барлыгы – 413 800 сум.
Лицей кыю партизан исемен йөртә, һәм монда укучылар нәкъ менә аның батырлык үрнәгендә тәрбияләнә. Бәйрәм линейкасы кысаларында Аксубай районы вәкилләре уку йортына кыйммәтле бүләкләр тапшырганнар: Татарстан гербын һәм республика байрагын, шулай ук өч күгәрчен сурәтләнгән үзебезнең Аксубай гербын.
Волонтерлар лицей укучыларына бу символларның тирән мәгънәсен аңлатканнар. Өч күгәрчен Аксубай районында гасырлар буе бергә яшәп килгән өч тугандаш халык — руслар, татарлар һәм чувашларның дуслыгын гәүдәләндерә. Бу адым төбәкләребезнең бердәмлегенең һәм уртак тарихи хәтеребезнең тагын бер символы булып тора. Лицей-интернат вәкилләре җавап итеп видеомөрәҗәгать яздырганнар, анда алар кайгыртучанлык һәм игътибар өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәләр. Алар тылдан килгән ярдәмнең үзләрендә булган авырлыклар белән ялгыз калмауларына ышаныч уятуын билгеләп үтәләр.
Иреклеләр инде сентябрь аена планнар коралар. Волонтерлар төркемнәре ярдәм туктамасын, сугышчыларыбыз ярдәмне тойсыннар һәм Җиңү белән тизрәк исән-имин әйләнеп кайтсыннар, тормышларына сугыш кагылган кешеләр ялгыз түгеллекләрен белсеннәр өчен актив эшлиләр.
Нет комментариев