Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Аксубайлы Питерда иң яхшы самбочы булды

Санкт-Петербург беренчелегендә 24 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында самбо буенча якташыбыз Адель Садыйков беренче урынны яулады.

 

Келәмгә Санкт-Петербургның спорт учреждениеләрендә тәрбияләнүче иң яхшы спортчылар чыкты. Иң яхшы исеме өчен якташыбыз – Хәрби физик культура институтының беренче курс студенты Адель Садыйков та көрәште. Үз авырлык категориясендәге спортчылар арасында ул алтын медаль яулады. Бу җиңү Адель өчен Россия Беренчелегендә катнашуга юл ачты – ул әлеге шәһәр өчен чыгыш ясаячак.

Без Адель белән ярышлар турында хис-кичерешләрен белер өчен элемтәгә кердек.

– Әйе, көрәш җиңел булмады, – дип таныды спортчы. – Көндәшләр нык көчле, җитез иделәр. Әмма мин аларны җиңә алдым. Җиңәчәкмен дигән ышаныч бар иде.

Миңа җиңү яуларга әти-әниемнең, якыннарымның, дусларымның ярдәме һәм Россия Беренчелегенә бару теләге ярдәм итте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев