Аксубайда «Милләт кроссы»нда 400 дән артык спортчы старт алды
Сабан туе мәйданында традицион «Милләт кроссы - 2024» Бөтенроссия йөгерү көне узды.
Аксубайда спорт бәйрәме бөтен районнан җиңел атлетика сөючеләрне җыйды. Төрле яшьтәге, төрле һөнәр ияләре, шул исәптән мәктәп укучылары, аларның әти-әниләре, хезмәт коллективлары вәкилләре, спорт ветераннары һәм актив тормышка омтылучылар. Җиңел атлетика стартларында дүрт йөздән артык кеше катнашты.
Катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров сәламләде.
– Сезне чын күңелдән әлеге спорт бәйрәме белән котлыйсым килә! – диде ул. – Спорт белән шөгыльләнү өчен Һава торышы әйбәт. Сезгә җиңел старт һәм югары нәтиҗәләргә ирешүегезне телим!
Беренче йөгереш гомуми булды. Ярышларда катнашучыларның барысы да йөз метрлы дистанцияне югары тизлектә йөгереп үтте. Бу – үзенчәлекле тест, дистанцияне узуга әзерлек. Массакүләм йөгерештә бер-бер артлы төрле яшь төркемнәре буенча стартлар бирелде.
«Милләт кроссы» «Ватанга хезмәт итәм» ветераннар иҗтимагый оешмасы ярдәмендә узды. Хәрби формада флаглар тотып район җиңел атлетлары өчен җан атарга ветераннар килде һәм бу спорт чарасына патриотик төсмер бирде. Шулай ук традиция буенча Чик сакчылары берлеге вәкилләре дә йөгерүдә катнаштылар һәм призлы урыннар алдылар.
Ярышларда иң көчле йөгерүчеләр катнашты. Дистанциянең соңгы метрларын спортчылар каршылаучыларның бердәм алкышлары астында йөгереп үттеләр.
Стартлар тәмамлангач, җиңүчеләрне бүләкләделәр. Призлы урыннарны алган катнашучылар яшьләр эшләре һәм спорт бүлегеннән грамоталар һәм медальләр алдылар. Иң яшь катнашучылар – өч яшьлек Ян Кондратьев һәм биш яшьлек Айсар Хәнифов истәлекле бүләкләргә лаек булдылар.
Бу көнне Аксубай районында «Милләт кроссы»нда барлыгы 1500 кеше катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев