Аксубай хоккейчылары Нурлат командасын җиңде
Спорт

Аксубай хоккейчылары Нурлат командасын җиңде

Боз кузгалды!

«Аксу-Арена» боз сарае рәсми рәвештә беренче уен белән ачылды. Яңа бозда күптәнге көндәшләр – Аксубай һәм Нурлат җыелма командалары очрашты.

Беренче минуттан ук чын спорт көрәше башланды. Беркем дә бирешергә теләмәде, уен көчле һәм киеренке иде. Хуҗалар командасы көчлерәк булып чыкты һәм нурлатлыларның дүрт алкасына каршы тугыз алка кертте. Финал уены аксубайлыларның 9:4 исәбе белән ышанычлы җиңүен теркәде!

Беренче матч районның спорт тарихына кереп калачак һәм ябык хоккей мәйданчыгында яңа җиңүләр хисабының башы булачак.

Фото спорт мәктәбе архивыннан.

 

 


Нет комментариев