Республикада «Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акциясенең көзге этабы башланды.
Әлеге акция кысаларында урман фонды территориясен каты көнкүреш калдыкларыннан чистарту, ял итү урыннарын төзекләндерү, аншлагларны ремонтлау, ауган агачларны җыештыру эшләре башкарылачак.
Кеше үз эшчәнлеге белән әйләнә-тирә дөньяга зур йогынты ясый. Ул табигатьнең торышы өчен җаваплы. Табигатьне саклау акциясендә туган якны яраткан, әйләнә-тирә мохит торышына битараф булмаган һәркем катнаша ала. Урманга чистарак һәм матуррак булырга ярдәм итегез. «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясенең көзге этабы 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Аксубай урманчылыгы предприятиеләрне, оешмаларны, уку йортларын, волонтерларны әлеге табигатьне саклау акциясендә катнашырга чакыра.
Заявкалар 8 843 44 (2-73-53) телефоны буенча кабул ителә.
Нет комментариев