Татарстанның юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Хөкүмәт комиссиясе тарафыннан 2026 елның 8 ае нәтиҗәләре буенча хокук бозучы компанияләр рейтингы игълан ителде.
113 компания арасында Аксубай районы территориясендә авыл хуҗалыгы эшчәнлеген гамәлгә ашыручы “Волга Селект” ҖЧҖ дә бар.
8 ай эчендә агрофирма йөртүчеләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен 87 тапкыр бозган.
Гомумән алганда, антирейтинг таблицасында 100 дән артык хокук бозучы предприятие бар, алар артында 5 меңнән артык юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән.
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Хөкүмәт комиссиясендә, мондый рейтингларны бастыру оешма җитәкчеләренең игътибарын транспорт дисциплинасы һәм юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләләренә җәлеп итәргә, шулай ук республика юлларында хокук бозулар санын киметергә ярдәм итәргә тиеш, дип ышаналар.
Нет комментариев