«Аксу» командасының яшь футболчылары Арчада узган «Газ Строй Гарант CUP» бөтенроссия турнирында лаеклы чыгыш ясадылар.
Спортчылар өчен бу яңа уку елында беренче җаваплы ярышлар һәм алар лаеклы чыгыш ясадылар.
2012-2013 елгы яшүсмерләр командасы ярышларда беренче урынны яулады. 2016-2017 елгы футболчылар турнирның бронза призерлары булдылар.
Бөтенроссия турнирында уңышлар тренерларның югары һөнәри хезмәте һәм яшь футболчыларга әти-әниләренең ярдәм итүе турында сөйли.
Фото спорт мәктәбе архивыннан.
Нет комментариев