Заря бистәсендә яшәүче Лариса Львовага 90 яшь тулды. Тантана сәбәпчесен күркәм бәйрәме белән тәбрикләргә балалары, онык-оныкчыклары, туганнары, авылдашлары җыелды.
– Хөрмәтле Лариса Сергеевна, Сезне чын күңелдән 90 яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз! – дип мөрәҗәгать итте ветеранга район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алексей Тимирясов. – Сезгә исәнлек-саулык һәм тагын озак еллар бәхетле гомер телибез. Сез фидакарь хезмәт куйгансыз, авыр елларда балалар үстергәнсез һәм аларны лаеклы кешеләр итеп тәрбияләгәнсез. Сезнең район үсешенә керткән өлешегез бәяләп бетергесез. Моның өчен безнең чиксез рәхмәтебезне кабул итегез.
Алексей Тимирясов ветеранга район башлыгының Рәхмәт хатын укып ирештерде, чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләк тапшырды. Урмандеево авыл җирлеге башлыгы Валерий Николаев та авылдашына җылы сүзләрен җиткерде:
– Сез – авырлыклардан курыкмый торган, теләсә кайсы вакытта ярдәмгә килергә әзер булган кыю кеше. Сезгә чын күңелдән якын кешеләрегезне шатландырып, исән-сау булып тагын озак еллар яшәвегезне телим.
Рәсми котлаулар алкышлар белән үрелеп барды. Өйдә чын мәгънәсендә җылы атмосфера хөкем сөрде, ә үткән еллар турындагы истәлекләр тормыштан алынган тәэсирле хикәяләргә әверелде.
Ул – Урмандеево авылы кызы. Унбиш яше тулуга ук, дус кызлары белән бергә Иваново өлкәсенә торф чыгару эшләренә китә. Аннары, хезмәт юлында аңа берничә участокта эшләргә туры килә: фермада сыерлар сава, басуда хезмәт куя.
Ул язмышын чик сакчысы булып хезмәт итеп кайтканнан соң, Чабаксар урман хуҗалыгында агач кисүче булып эшләүче Заря поселогы егете Дмитрий Львов белән бәйли. Тыйнак кына туй итәләр, чөнки илленче елларда авыл тормышы бераз җайлана гына башлаган була әле. Ләкин ир белән хатынның хезмәт сөючәнлегенә сүз тидерерлек булмый: хатыны кышын да, җәен дә фермага ашыкса, ире иртә таңнан урман кисүгә юл тота. Дмитрий Максимовичны үз эшен чын остасы буларак хөрмәт иткәннәр, ул бу һөнәренә кырык ел гомерен багышлаган.
Львовлар гаиләсендә җиде бала үскән, алар әти-әниләренә 19 онык һәм 21 оныкчык бүләк иткәннәр. Ир белән хатын алтмыш ел тату гомер кичергәннәр. Авылның борынгы йоласы буенча, әти-әни кече уллары Николай гаиләсендә яшәгән. Ул хатыны Любовь белән бергә, әти-әниләренең иске йорты урынына иркен, мәһабәт йорт салган, бүген биредә бөтен туганнар җыелыша.
Лариса Сергеевна үзенең 90 яшьлек юбилеен тормыш иптәшеннән башка каршы алса да, ул ялгыз түгел — балалары һәм оныклары аны зур мәхәббәт белән тәрбиялиләр. Күп балалы ана өчен тормышның мәгънәсе — аның зур гаиләсендә.
Львовларның балалары яхшы тормыш эзләп калаларга таралышмаганнар (читтә бары тик өлкән уллары Валентин гына яши), барысы да үз районнарында калып эшләргә һәм яшәргә карар кылганнар. Тантана сәбәпчесенең тагын бер улы Владимир күршедә генә төпләнгән. Ул әтисенең юлыннан киткән — Чабаксар участок урманчылыгында урман остасы булып эшли. Кызлары — Светлана, Лена һәм Людмила — Аксубайда яшиләр. Алар үзләре туып-үскән йортта бик еш җыелалар, буыннар дәвамчанлыгын һәм әти-әни учагының җылысын саклыйлар.
Нет комментариев