Аксубай волейболчылары ТР Волейбол федерациясенең алтын кубогын яуладылар
Районның волейбол буенча җыелма командасы тагын зур уңышка иреште.
Ул Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе президенты Кубогына волейбол буенча финал уеннарында Татарстанның сәнәгать предприятиеләре һәм авыл районнары арасында беренче урынны яулады.
Ярышлар Яр Чаллыда узды. Безнең волейболчылар чын спорт сыйфатларын күрсәттеләр. Финалда аксубайлылар беренчелеккә Саба, Мамадыш, Мөслим районнары командалары белән дәгъва кылдылар. Бу очрашулар безнең волейболчылар өчен уңай исәп белән тәмамланды. Хөкемдарлар коллегиясе фикеренчә, иң яхшы уенчы итеп Илнур Сафин танылды. Командада бердәнбер кыз Олеся Александровна бик яхшы уйнады.
Инде җиңүче команда Яңа Чишмәдә район данын яклый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев