Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Аксубай бадминтончысы Россия чемпионатында бронза медаль яулады

Раменскидагы бадминтон буенча Россия чемпионатында катнашып, Никита Мулеев шәхси беренчелектә – өченче урынны, команда составында икенче урынны яулады.

Хәзер Никита Махачкалада студентлар арасында бадминтон буенча Бөтенроссия ярышларында катнаша. Ул безгә үткән ярышлар турындагы сорауларга җавап бирде.

– Уеннар җиңел булмады, – диде ул. – Ярымфиналда Мәскәү өлкәсеннән спортчы белән уйнадым. Җиңүгә аз гына җитмәде.

Район газетасын укучылар егетнең спорттагы уңышларын яшь чагыннан ук күзәтә башладылар. Без аның турында еш сөйләдек, казанышлары турында яздык, спортчының талантына, аның үз уеннарын камилләштерү өстендә эшләвенә, максатчанлыгына сокландык.

Бадминтон белән ул сигез яшеннән шөгыльләнә башлаган. Аның тренеры, абыйсы Владислав Мулеев аңа зур спортка старт биргән.

Никита спорт карьерасы башында бадминтон буенча Татарстан җыелма командасы составында Аксубайның «Юность» спорт комплексына тренировкалар белән килгәч, безнең очрашу истәлекле булды. Тренерлар ул вакытта аның табигый чыдамлыкка һәм түземлеккә ия булуын, игътибарын соңгы нәтиҗәләргә туплый белү сәләтен билгеләп үттеләр. Аның спорт биеклекләренә ничек ирешүе елдан-ел ачык күренә. Никита Бөтенроссия һәм халыкара дәрәҗәдәге ярышларда катнаша һәм призлы урыннарны яулый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев