Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Яңа баш табиб

Марсель Ислямов Аксубай район үзәк хастаханәсенең баш табибы итеп билгеләнде.

Эшлекле дүшәмбедә район башлыгы Камил Гилманов районга Аксубай үзәк хастаханәсенең баш табибы итеп Марсель Ислямовны тәкъдим итте.
Ислямов Марсель Ирек улы 1967 елның маенда Иске Татар Әдәмсуы авылында укытучылар гаиләсендә туган.

Аның хезмәт биографиясе Киров исемендәге туган колхозында тракторчы буларак башлана. 1988 елда хәрби хезмәтен тутырып кайткач, Казан дәүләт медицина институтының стоматология факультетына укырга керә.  Ул анда колхоз стипендиаты буларак укый. 1994 нче елда районга эшкә кайта. Аксубай район үзәк хастаханәсендә ярты ел эшләгәч, аны  медицина  өлеше буенча баш табиб урынбасары итеп билгелиләр. Әлеге вазыйфада ул 24 ел эшли.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, ул  кул астындагыларга һәм хезмәттәшләренә карата максатка омтылучан, принципиаль, пациентлар арасында да игътибарлы булуы белән абруй казанды.

– Марсель Ирек улы үзен яхшы оештыручы, заманча медицина технологияләрен куллана торган дәвалау эшен грамоталы башкаручы буларак тәкъдим итте, – дип белдерде  район башлыгы  һәм аңа яңа вазыйфада уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев