Хезмәткә лаеклы бәя
Соңгы яңалыклар

Хезмәткә лаеклы бәя

«Аксубай-информ» филиалы хисапчысына медиахолдингның Мактау грамотасы тапшырылды

«Татмедиа» АҖнең республика һәм район басмалары журналистларын ел саен берләштерә торган традицион Сабан туенда ведомство бүләкләрен тапшыру тантанасы булды.

Күпьеллык намуслы хезмәте һәм югары һөнәри осталыгы өчен «Аксубай-информ» филиалының баш хисапчысы Наталья Ивановна Макарова акционерлык җәмгыятенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Бүләкне аңа республика медиахолдингының генераль директоры Шамил Садыйков тапшырды.

«Аксубай-информ» филиалында эшләгән дәвердә Наталья Ивановна үзен стратегик фикер йөртә белүче профессионал буларак танытты, аның потенциалы стандарт вазифа инструкцияләре кысаларыннан күпкә киңрәк. Ул — игътибарлылык һәм күп бурычлылык режимында эшләү сәләте белән аерылып торган грамоталы, җаваплы һәм башкаручан хезмәткәр.

Наталья Ивановнаны лаеклы бүләге белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә зур уңышлар телибез!


Нет комментариев