Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Волонтерлар улын табарга булышканнар

Махсус хәрби операция төрле буын һәм төрле җирләрдә яшәүче кешеләрне берләштерә

 

Неонацистлар белән көрәшүче яклаучыларны гына түгел, ә волонтерларны да.

Аксубай волонтерлары турында игелекле сүзләр йөри, аларны Татарстаннан читтә дә беләләр. Шуңа күрә гуманитар кәрван җитәкчесенә Түбән Новгородта яшәүче Иван Калугинның, улы белән күрешү өчен, чираттагы кәрван белән аны да үзләре белән алуларын сорап мөрәҗәгать итүе гаҗәп түгел.

– Улым белән элемтә телеграмм-канал аша тавыш хәбәрләре чарасы белән генә булды. Мин аны 2010 елдан бирле күрмәдем. Ул ирекле, Чечен сугышын үтте, хезмәт иткәндә башта бензовозда йөрде, аннары Маздок шәһәрендә разведкада, Грозныйда Минутка мәйданында яраланды, ядрә аның йөрәк яныннан үк үтте. Сәламәтлеге аркасында аны алырга тиеш булмаганнар, әмма мобилизация игълан ителгәч һәм егетләрнең беренче дулкыны киткәч, ул хәрби комиссариатка барып: «Ни өчен миңа повестка бирмисез?», – дип сораган. Ә минем үгет-нәсихәтләремә һәм үтенечләремә: «Без Калугиннар, бит!», – дип җавап бирде, – дип уртаклашты Иван Павлович.

Әтисе хәтта каршы килергә дә өлгерми кала. Ул үзе дә тормышта җиңел юллар эзләмәгән. БАМда, төньякта эшли, Красноярск краенда яши, аннары Түбән Новгородка күченә. Ә улы – Әлмәттә яши.

Өлкән Калугинны Аксубай волонтерлары белән Илшат Минсафин таныштыра. 2021 елда ул Идел елгасы ярында, М12 трассасында эшли, Аксубайда Иван Павловичның машинасы ватыла һәм ул йөк машинасын Илшат автосервисына кертә. Шул вакыттан бирле алар дуслашалар, районда волонтерлык хәрәкәте, кәрван йөртүчеләре һәм төркем җитәкчесе Анатолий Скворцов турында ул Илшаттан белә.

Иван Калугин улы янына ике ел дәвамында улына бер генә посылка да барып җитмәгәч һәм аны ял вакытында да күрә алмагач, барырга ниятли. Николайны, әтисе Түбән Новгородтан Әлмәткә килеп җиткәнче, кире чакыртканнар. Әти кешенең үтенечен Түбән Новгород һәм Әлмәт волонтерлары да кире каккан. 71 яшьлек ир-атны куркыныч һәм озын сәяхәткә алу җаваплылыгын һәркем дә үз өстенә алмаячак.

– Илшат миңа бернәрсә дә гарантияли алмавын, бары тик Анатолий Николаевич белән генә сөйләшә алуын шунда ук кисәтеп куйды. «Алсалар – яхшы, алмасалар тагын да яхшырак», – диде Илшат. – Минем өчен җаваплылыкны бары тик Анатолий Скворцов кына үз өстенә алды.

Әтиле-уллы Калугиннар кочаклашып күрешә алмыйлар, ләкин видеочат аша сөйләшү мөмкинлеге туа.

Һәм волонтерлар бу эштә, һичшиксез, югарыдан ярдәм булуын таный. Волонтерлар да, әти кеше дә, Украинага килеп җиткәч, Николайга күптапкыр шалтыратырга тырышалар. Әмма бер генә шалтырату да килеп чыкмый. Һәм очраклы рәвештә, яклаучылар гуманитар ярдәмне алырга чыккан урыннарның берсендә, Анатолий Скворцов сугышчы егетләрдән Николай Калугин аларга таныш түгелме дип сорый. Һәм аларның берсе, аның белән көн саен очрашулары, аның Чечнядагы кебек бензовозда хезмәт итүе турында әйткәч, исләре китә. Ул үз каналлары аша әти белән улның элемтәсен тәэмин итә һәм алар видеочат аша сөйләшәләр. Ә волонтерлар Аксубайга кайткач, улы кабат элемтәгә чыга һәм : “Рәхмәт, әти, посылканы алдым”, – ди. Бу ике ел эчендә улына барып ирешкән беренче посылка.

– Бу бик озын тарих. Әмма тарихның ахыры бик сөенечле. Юлымда шундый яхшы кешеләр очраганына шат һәм рәхмәтлемен. Анатолий Николаевич Скворцов җитәкчелегендәге волонтерлар төркеменә бик зур рәхмәт, – ди өлкән Калугин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев