Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Волонтерлар өлкәннәргә санлы телевидениегә күчәргә ярдәм итәчәк

Аксубайда санлы телевидение кабул итүне урнаштыру буенча өйрәтү семинары узды.

Волонтерларны теоретик белемнәр белән беррәттән практик күнекмәләргә дә өйрәттеләр. Әлеге курслар февраль уртасыннан старт алды. Бу курсларны  муниципаль берәмлекләрдә һәм шәһәр округларында махсус сайлап алынган 1,5 мең ирекле ярдәмче узачак. Бүгенге көндә 600дән артык кеше белем алган инде. Аксубайда волонтерларны Биләр телеүзәге хезмәткәрләре укытты.

Әйдәп баручы инженер Илья Сергеев волонтерларга 2019 елның 3 июнендә Татарстанның тулы масштабта цифрлы телевидениегә  күчүе, аның кысаларында аналог эфир телетапшыруы тоташтырылачак, - дип сөйләде. Санлы телевидениегә күчкәч илнең һәм республиканың барлык халкына югары сыйфатлы  20 бушлай телеканал тәкъдим ителәчәк. 

Цифрлы эфир телевидениесенә күчү IP телевидение, спутник телевидениесенең түләүле челтәрләренә тоташтырылган абонентларга кагылмаячак. - Кызганычка каршы, барлык торак пунктларда да цифрлы телевидение сигналы ышанычлы булмаячак, һәм бу авылларда яшәүчеләргә спутник телевидениесе урнаштырырга кирәк булачак, – дип сөйләде безнең хәбәрчебезгә Илья Сергеев. Өйрәтелгән волонтерлар санлы телевидение көйләүне мөстәкыйль рәвештә башкара алмаган өлкән яшьтәге гражданнарның өйләренә киләчәк. 

Халыкка уяу булырга кирәк .Волонтерлар кулларына курсларда уку турындагы таныклык алдылар. Алар приставка сатып алырга тәкъдим итмиләр яки  үз эшләрен дә бушлай башкаралар,- дип нәтиҗә ясады Башкарма комитет эшләре буенча  идарәчесе Марс Дәүләтшин. 
Сезнең телевизор санлы  DVB-Н2 стандартының  телетапшырулар форматын тотуын ничек  тикшерергә? Башта телетапшырулар форматын тикшерергә кирәк.

Аналог форматында “Беренче», “Россия 1», « НТВ» “Бишенче Канал» телеканаллары логотиплары янында телевизор экранында «А»хәрефе урнашкан. Әгәр телевизорда DVB-Т2 санлы стандарты булса,  каналларны санлы форматта җитәрлек итеп, дециметрлы яки күп дулкынлы антеннага тоташтырырга кирәк. Әгәр телевизор кирәкле санлы стандартны кабул итмәсә, антеннадан тыш, махсус приставка кирәк булачак. Санлы  стандартны кабул итүче приставканы теләсә кайсы көнкүреш техникасы һәм электроника кибетендә яки почта бүлегендә сатып алырга мөмкин. 

Телевизор DVB-T2 санлы  стандартын кабул итүне  берничә ысул белән ачыкларга була: телевизор паспортын карап, маркасына һәм телевизорга  характеристиканы интернеттан табып яки   җитештерүчегә ярдәм итү үзәгендә ачыклап була. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, DVB-T стандартын гына хуплаган телевизорлар һәм приставкалар санлы сигналны кабул итә алмый.

Бу очракта DVB-Т2 приставкасының заманча моделен сатып алырга туры киләчәк. Цифрлы телевидение сигналын җиткерми торган торак пунктларда, аз керемле кешеләр өчен, спутник җиһазлары комплектларын сатып алуга тулы компенсация каралган. Бу төр ярдәмгә акча бүлеп бирү Татарстан Республикасы Президенты  белән килешенгән инде. Моннан тыш, спутник телевидениесе хезмәтләрен тоташтырган вакытта мондый торак пунктларда яшәүчеләр 20 федераль телеканалын караган өчен абонент түләвеннән азат ителәчәк. 

Волонтерларга әйләнеп кайтсак...Татарстанлылар цифрлы телевидениегә күчү буенча апрель аенда эшли башлаячак Республика элемтә-үзәгенә мөрәҗәгать итә алачак. Безнең районда волонтерлар командасын авыл җирлекләре учреждениеләре хезмәткәрләре, китапханәчеләр, клуб хезмәткәрләре, ягъни кешеләргә якынрак кешеләрдән оештырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев