Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Ветеранның иңнәрендә бер гасырлык гомер

Иске Кармәт авылында гомер итүче Александра Петровна Трофимовага 100 яшь тулды.

Трофимовлар гаиләсе өчен бу көн – бик истәлекле. Россиянең төрле почмакларыннан шалтыраттылар, оныклары, оныкчыклары, туганнары җыелды. Ә юбилярның гаиләсе зур – алты баласы тугыз онык һәм 18 оныкчык бүләк иткән. Кадерле кешеңнең олы яшьтә сәламәт һәм үз акылында булуын күрү һәркем өчен зур бәхет.

Бер гасырлык юбилей көнне өйдә бәйрәмчә иде, кунаклар да күп булды. Иртән Трофимовлар йортына район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов килде.

– Хөрмәтле Александра Петровна, Сез җиңел булмаган юл үткәнсез, үз гомерегездә күпне күргәнсез, күпне кичергәнсез, – дип мөрәҗәгать итте тантана сәбәпчесенә район җитәкчесе. – Тормышта яхшы зиһен белән һәм үзен яхшы хис итеп, йөз еллык чикне узу бик сирәк кешегә генә насыйп була. Безнең районда андыйлар бик аз. Сезне сәламәтлектә һәм күтәренке кәефтә күрү безнең өчен бик күңелле. Сезне юбилеегыз белән тәбрикләп, сәламәтлек, бәхетле картлык телим. Якыннарыгызны шатландырып тагын күп еллар яшәгез.

Алмаз Мингулов РФ Президенты Владимир Путинның истәлекле дата уңаеннан бәйрәм юлламасын укыды, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлавын, район Башкарма комитетының Рәхмәт хатын ирештерде, чәчәк бәйләме һәм бүләкләр тапшырды. Шулай ук район Башкарма комитеты җитәкчесе Александра Трофимовага Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына юбилей медален тапшырды.

Тантана сәбәпчесен Иске Кармәт авыл җирлеге башлыгы Андрей Парфенов, авыл мәдәният йорты, Хәсән Туфан музей-йорты хезмәткәрләре йөз еллык юбилее белән җылы котладылар. Аның хөрмәтенә шигырьләр, фронт җыры яңгырады.

Юбиляр игътибар һәм хөрмәт күрсәткәннәре өчен барысына да рәхмәт әйтте һәм үзенең яраткан «Тоткын» шигырен укыды.

Александра Петровна гомер буе шушы авылда яши. Сугыш вакытында әтисен бер уч солы урлаган өчен хөкем иткәннәр. Кулга алынганнан соң ул кире әйләнеп кайтмый – Волга-Дон каналы төзелешендә һәлак була.

Александра гаиләдә иң өлкәне була. Сугыш һәм сугыштан соңгы елларда аңа бөтен авырлыкларны үз җилкәсендә кичерергә туры килә – әтисез калалар, әнисенә кече балаларны үстерешергә ярдәм итәргә кирәк була. Кыш буе бәрәңге ашап чыккач, яз көне чәчәргә орлык булмый. Җәйге чорда ул көтүче булып эшли – сарык көтүе көтә. Ветеран искә төшергәнчә, хайваннарны куарга көче җитмәгән, хәле бетеп егылган чаклар да күп була. Ачлык үзәкләргә үтә. Әнисе алабута икмәге пешерә, язын җыелып бетмәгән уңыш калдыкларын җыялар. Кыш чыгулары бик авыр була. Җәен ачлыктан үлән, кычыткан коткара. Гаиләдә сыер була, май ясыйлар һәм, он сатып алыр өчен, аны Аксубайга килеп саталар.

Авыл мәктәбенең дүрт сыйныфын тәмамлый, бер ел Аксубайда укый, әмма алтынчы сыйныфны тәмамлау насыйп булмый. 13 яшьтән колхозда эшли башлый. 1949 елда фронтовик Николай Трофимовка кияүгә чыга. Ул елларда авыл халкының иң гади әйберләре – шырпы, тоз, сабын да булмый. Учак сүнсә, авыл буйлап күмер эзләгәннәр. Өйдә киндер сукканнар, шуңардан кием тегеп кигәннәр. Ветеран хәтта мохтаҗлык шартларында да фронтка ярдәм иткәннәрен хәтерли: сугышчыларга йон оекбашлар бәйләгәннәр һәм Җиңүгә өметләнгәннәр.

Трофимовлар гаиләсендә алты бала үскән, белем алган, җәмгыятькә кирәкле кешеләр булып хезмәт иткәннәр, хөрмәт казанганнар. Ир белән хатын җитмеш елдан артык бәхетле никахта яшәгәннәр. Йөзьеллык юбилеен Александра Петровна иреннән башка каршылады. Бүген аның турында балалары һәм оныклары кайгырта.

– Әниебезнең сәламәт һәм янәшәбездә булуы белән без бик бәхетле, – диләр юбилярның балалары. – Аның белән сөйләшә, үткән елларны искә төшерә, аңа иң яхшы хисләребезне белдерергә алабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев