Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Тынычлык әләме Аксубайга килеп җитте

Шимбә көнне Аксубай туган якны өйрәнү музеенда истәлекле вакыйга булды.

Монда районның беренче затлары, иҗтимаги оешма җитәкчеләре һәм мәктәп укучыларының  Халыкара Тынычлык Байрагы комитетының вәкаләтле вәкиле Тамара  Макаренко белән очрашуы булды.

Илче  сәнгать һәм фәнни учреждениеләр, тарихи һәйкәлләрне саклау турындагы халыкара килешү символы – Тынычлык Әләмен районга алып килеп тапшырды.
– Тынычлык – ул һәр кешенең хыялы. Тынычлык һәм мәдәният – бу ике бөек кыйммәт, Җир йөзендә алардан башка эволюция үсеше мөмкин түгел.

Җир йөзендә яшәүче бер генә кеше дә, тынычлык һәм  кешелекнең мәдәни кыйммәтләре өчен меңләгән еллар дәвамында барган көрәштән читтә калырга тиеш түгел, – дип сәламләде очрашуга килүчеләрне Тамара Макаренко.

Илче, Тынычлык Әләме  ул – кешелек арасында иң киң таралган борынгы бердәмлек символы, дип билгеләп үтте. Ул  Мемлинг картинасындагы Христос күкрәгендә ачык күренә, шулай ук Изге Троица, Страсбург мадоннасы, Изге Серги, Изге Николай рәсемнәрендә дә чагылган. Әмма шуның белән бергә, ул бер генә дин тотучыларга карамый яки бер генә фольклорга нигезләнмәгән.

Тынычлык  Әләмен рәссам, язучы Николай Рерих тәкъдим иткән. Әләм барлык эре музейларда, һәйкәлләрне саклау оешмаларында, хәтта галәмдә, “Тынычлык“ орбита станциясендә дә бар.

Тамара Макаренко  туган якны өйрәнү музее директоры Әлфия Нурхамәтовага Тынычлык Байрагын, аның белән бергә  Рерихның “Изге София“ картинасы репродукциясен  мәңгелек саклауга тапшырды һәм Диплом белән бүләкләде.

Тынычлык  Байрагы Эстафетасына 2014 елда  Барнаулда Халыкара Тынычлык Әләме  комитеты  Президенты  доктор Алиса Родригес тарафыннан нигез салынган булуын билгеләп үтте.

Байракны кабул итеп алган территория, тынычлык территориясе дип атала һәм  барлык килешү төзелгән илләр һәм аларның халыклары тарафыннан аерым ихтирам һәм хөрмәт казану хокукы ала.

Музей директоры Әлфия Нурхамәтова, “Ак калфак“ район иҗтимаги оешмасы вәкиле Мәдинә Зәйдуллина, Аксубай музеена нигез салучы Василий Волковның улы – Петр безнең районга карата шундый мәртәбәле мөгамәлә күрсәткәне өчен илче адресына рәхмәт сүзләре әйттеләр.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров безнең район халкы исеменнән илчегә шундый зур бүләк өчен рәхмәт әйтте һәм планетада яшәүче бөтен кешегә: “Бөтен дөньяда  яшәүчеләргә дә тынычлык телим!“ – дигән теләкләрен белдерде. Чара катнашучыларның илче белән бергә башкарган  “Һәрвакыт булсын кояш“ патриотик җыр белән тәмамланды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев