Соңгы яңалыклар

Түтәлдә мәк үстергән өчен штраф алырга яки иректән мәхрүм ителергә мөмкин

Татарстанда «Мәк» профилактик операциясенең беренче этабы уза.

Полиция хезмәткәрләре бу чорда кырларда һәм йорт яны участокларында куркыныч үсемлекләр үсмәвен аеруча игътибар белән күзәтәчәкләр.

Мәк кырлары еш кына кешеләрнең тормышын җимерүче наркотиклар өчен чимал чыганагы булып тора.

Күпләр, матурлык яки орлык өчен берничә төп мәк үстерү — зарарсыз эш, дип ялгышалар. Чынлыкта исә, бу — җитди проблемаларга илтүче туры юл.

Хәтта мондый үсемлекләрнең аз гына күләме дә административ хокук бозу булып санала. Аның өчен зур күләмдә штраф яки хәтта кулга алу каралган.

Мәкне законсыз үстергән өчен җаваплылык каралган: административ җаваплылык — 3000 сумнан 4000 сумга кадәр штраф яки 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу (РФ КоАПның 10.5 маддәсе), ә җинаять җаваплылыгы — әгәр үсемлекләр саны шактый, зур яки аеруча зур күләмдә дип танылса, җәза 8 елга кадәр иректән мәхрүм итү булырга мөмкин (РФ Җинаять кодексының 231 маддәсе).

Әгәр сездә кыргый яки законсыз утыртылган мәк үскән урыннар турында мәгълүмат булса, бу хакта дежур бүлекнең 2-72-06 телефонына яки 112 телефонына аноним рәвештә хәбәр итегез. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Җинаятьтә катнашучы булмагыз.


Нет комментариев