Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

ТР Эчке эшләр министрлыгының коралсыз саклану Чемпионатында “ Алтын” яулдылар

Түбән Кама шәһәрендә узган Россия Эчке эшләр министрлыгының Аксубай районы бүлеге командасы Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының коралсыз саклану Чемпионатыннан алтын кубок алып кайтты.

Аксубай полиция хезмәткәрләре командасы Татарстан Эчке эшләр министрлыгының полиция хезмәткәрләре арасында иң яхшы көрәшчеләр икәнлеген берничә ел рәттән раслап килә. Алдагы елларда алар дзюдо, бокс, кул көрәшләре буенча беренче урында кубок ияләре булдылар.

Бу елда бүлекне 5 хезмәткәр яклады һәм алар үз үлчәү авырлыкларында җиңүчеләр һәм призерлар булып танылды: Евгений Егоров( 62 кг га кадәр авырлыкта)- 3 нче урын, Илнур Сафин ( 90 кг га кадәр авырлыкта)- 3 нче урын, Илшат Хафизов ( 90 кг га кадәр авырлыкта)- 3 нче урын, Илсур Сафин (100 кг га кадәр авырлыкта) – 1 нче урын, Илшат Сибгатуллин (74 кг га кадәр авырлыкта)- 5 нче урыннарны яуладылар.

- Чыннан да, безнең көрәшчеләр командасы Татарстан Эчке эшләр министрлыгының шәһәр һәм район бүлекләре арасында иң яхшысы, - дип горурлык хисе белән билгеләп үтте Россия Эчке эшләр министрлыгының Аксубай районы буенча бүлеге начальнигы, полиция подполковнигы Илгиз Алмакаев.

Команданың һәр хезмәткәре спортта гына яхшы нәтиҗәләргә ирешми, ә үз бүлекчәләренең иң яхшы хезмәткәрләре дә булып санала. Без егетләребезнең җиңүе белән горурланабыз! Сез безнең бүлекнең команда рухын һәм бердәмлеген тагын бер кат исбатладыгыз! Афәрин! 

Фото Россия ЭЭМның Аксубай районы бүлеге архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев