Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Төп мәсьәлә – яшьләргә рухи тәрбия бирү

Район советында мөселман дин әһелләре белән очрашу булды.

Район башлыгы Камил Гилманов районга эш сәфәре белән килгән Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов, Татарстанның Көньяк төбәге казые, Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров, район мөхтәсибәтенең аксакаллар советы рәисе Минзаһит хәзрәт Ганиев белән эшлекле әңгәмә үткәрде.

Очрашуда фикер алышына торган төп мәсьәлә яшь буынны патриотизм, әхлак рухында тәрбияләү булды. Катнашучылар шулай ук районның дини мөселман оешмалары эшен берничә юнәлеш буенча анализладылар һәм аларга ТР мөселманнары аксакаллар шурасы җитәкчелеге тарафыннан уңай бәя бирелде.

– Бүген, дөнья өстенә куркыныч янаганда, чит илләрдә тәртипсезлеккә өндәүчеләр аз түгел, яшьләрне рухи, патриотик рухта тәрбияләү мөселман җәмгыятенең төп юнәлеше булып тора, – дип билгеләп үтте Айрат хәзрәт Әюпов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев