Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Түгәрәк өстәл артында кече эшмәкәрлек турында сөйләштеләр

Район эшмәкәрләренең хакимият вәкилләре белән агымдагы мәсьәләләр буенча очрашуы булып үтте. Анда алар канундагы үзгәрешләр белән дә таныштылар.

Очрашу формаль булмаган мохиттә түгәрәк өстәл артында барды.

Советның эшмәкәрлек буенча киңәйтелгән утырышында район башкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Горбунов, район прокуроры Эдуард Хираҗев,  ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге җитәкчесе Илгиз Алмакаев, контроль-күзәтчелек органнары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Киңәшмәне район башлыгы Камил Гилманов алып барды.

– Эшкуарлыкның уңайлы үсеше – безнең барыбыз өчен дә мөһим бурыч, – диде Камил Гилманов. – Районда эшмәкәрлекнең барлык төрләре буенча да үсеш алу өчен шартлар тудырыла. Юллар төзибез, инфраструктураны яхшыртабыз, грант алуда катнашу өчен документлар әзерләүдә ярдәм итәбез. Барлык башлангычларда да без сезнең беренче ярдәмчеләрегез.

Район башлыгы билгеләп үткәнчә, эшкуарлыкның төп бурычы – канун кысаларыннан чыкмау. Агымдагы мәсьәләләрне хәл итүне, канундагы үзгәрешләр белән танышуны үз эченә алган бүгенге очрашу да нәкъ менә шуңа юнәлтелгән.

Кече эшкуарлык субъектларын тикшергәндә ачыкланган төп кагыйдә бозулар һәм таләпләр турындагы доклад белән Роспотребнадзор Идарәсенең ТР буенча Нурлат һәм Аксубай районнарындагы территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Андрей Тимирясов чыгыш ясады.

Россия ФНСның ТР буенча 12 нче номерлы районара салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Роза Камилова  үз чыгышында салым канунына кертелгән үзгәрешләргә тукталды.

Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Марат Габрахманов кече эшмәкәрлек субъектларына җир участоклары бүлеп бирү тәртибе белән таныштырды.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль бүлеге җитәкче белгеч-эксперты Лилия Гәрәева алкоголь продукциясе сату һәм тикшерүләр турында аңлатып үтте.

Башкарма комитетның икътисад бүлеге җитәкчесе Борис Соломонов җыелучыларга кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына  һәм КФКларга дәүләт ярдәме күрсәтү чаралары турында җиткерде.

Фермер Сергей Щекин дәүләт ярдәме белән үзенең КФХсын ничек ачуы һәм хәзер аны үстерүгә әзерләнүе хакында бәян итте.

Чыгыш ясаулар барышында катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, көндәлек эштә очрашырга туры килгән проблемаларны күтәрделәр.
Район прокуроры Эдуард Хираҗев үз эшләрен ачкан эшмәкәрләргә кагылышлы канунга кертелгән үзгәрешләр һәм шулай ук  сатуга тәкъдим ителгән продукциянең иминлеге белән кызыксынды.

Район башлыгы Камил Гилманов очрашуга нәтиҗә ясады.

– Проблемалар күп, – диде ул, – әмма без аларның барысын да бергәләп хәл итәргә тиеш. Районда актив эшмәкәрләрнең күбрәк булуын теләр идем.
Эшмәкәрләр түгәрәк өстәл артында моңа охшаш очрашуларның нәтиҗәле булуын билгеләп үтеп, аларны ешрак  оештырырга дигән карарга килделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев