Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстан Прокуратурасы Аксубайда комплекслы тикшерү уздыра

Бу атна дәвамында Аксубай прокуратурасы ТР Прокуратурасының комплекслы тикшерүенә дучар булачак.

Бүген Аксубай районына Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Юлия Наумова коллегаларына эшче төркем белән килде. Визит район прокуратурасында район башлыгы Камил Гилманов, район прокуратурасының җитәкче составы, Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге, контрольдә тотучы органнар һәм прокуратура күзәтүендәге ведомстволар катнашында район прокуратурасында эшлекле киңәшмәдән башланды.

– Республика Прокуратурасы Аксубай прокуратурасы эшен уңай бәяли, монда тәҗрибәле белгечләр эшли. Коллектив эшенә дәгъва юк, – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Юлия Наумова.

Комплекслы тикшерү – планлы, тикшерүчеләр ниндидер хокук бозуларны ачыклау максатын куймыйлар, киресенчә эштә җитешсезлекләрне ачыкларга һәм киңәшләр бирергә телиләр. ТР прокуроры урынбасары канун үтәлеше буенча тикшерү прокуратураның үзенә дә, прокурор күзәтчелеге, башкарма комитет, полиция, суд приставлары хезмәтенә һәм башка органнарга да кагылачак, дип билгеләп үтте.

Юлия Ивановна аңлатканча, тикшерүчеләр хезмәтләр һәм ведомстволарның төп эшенә комачауламаячак, ләкин киңәшмәдә катнашучылардан тикшерү өчен документларны тәкъдим итү үтенеченә оператив йогынты ясауларын һәм кагыйдә бозу очраклары ачыкланганда аларны бетерүне озакка сузмауларын үтенде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев