Спорттан финанс грамоталылыгына кадәр: депутат Морозов Аксубай укучылары белән аралашты
Александр Лодоркин җитәкчелегендә яшь спортчылар кунакларны мәктәп баскычында алкышлар белән каршы алдылар.
Малайлар депутат белән футбол кумирлары турында фикер алыштылар һәм хәтта истәлеккә фотога төштеләр. Александр Лодоркин җитәкчелегендәге футболчылар өчен елның иң төп җиңүе «Татарстан Республикасы Футбол федерациясе» («С» дивизионы) кубогын яулау булды.
Мәктәп директоры Энҗе Туктарова мәктәп тормышы турында сөйләде. Грант ярдәме белән мәктәптә район юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча җиһазландырылган сыйныф барлыкка килгән. Яшь юл хәрәкәте инспекторлары җитәкче Аэлита Шуркина белән юлда үз-үзеңне ничек тоту, кирәк вакытта юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләргә беренче медицина ярдәме күрсәтү эшен тәкъдим иттеләр.
2 нче номерлы мәктәп – грант откан һәм «Виртуаль музей» проектын тормышка ашыра торган бердәнбер белем бирү бинасы, мәктәпнең беренче һәм икенче катларында – районның һәм республиканың барлык истәлекле урыннары билгеләнгән карталар урнаштырылган.
Район мәгариф бүлеге Яңа Дума авылыннан, 400 еллык гомуми педагогик стажга ия булган Кузюровлар династиясенең фотокүргәзмәсен тәкъдир итте. Парламентарийга район мәгариф өлкәсенең бүгенге көндә ничек яше турында – саннар, казанышлар, фактлар һәм күргәзмәләр мисалында сөйләделәр. Бүгенге көндә Аксубай районы мәктәпләрендә 2293 укучы белем ала һәм 749 сабый мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнә.
Алар арасында талантлы балалар да шактый, шул исәптән 2 нче мәктәптә дә. Мәктәп фойесында “Мәктәп бизнесы старты” Республика проектының финалга чыккан сигезенче сыйныф укучылары белән очрашу булды. Укытучы Геннадий Горбунов белән бергә алар “Ел алгарышы” номинациясендә җиңү яуладылар һәм бүләк сыйфатында “Сколково” технопаркында булдылар. Укучылар Бизнес-проект белән республикада финалга чыктылар һәм Сколковода җиңүчеләр буларак катнаштылар. Укучылар бәйләнгән әйберләр күргәзмәсен тәкъдир иттеләр һәм Олег Морозовка истәлеккә бәйләнгән эшләнмә бүләк иттеләр.
Олег Морозов физика дәресендә дә булды, алар Алмаз Мингулов белән бергә төрле температурадагы суны катнаштырганда суның җылылыгы турында фикер алыштылар. Аннары финанс белеме дәресендә булдылар.
Депутат укучыларга бюджет формалаштыру һәм финанс бәйсезлегенә ирешү өчен керемнәрне һәм чыгымнарны планлаштыруның мөһимлеге турында сөйләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев