Социаль хезмәтләр алучылар өчен тернәкләндерү бүлегендә шигъри кичә узды
Соңгы яңалыклар

Социаль хезмәтләр алучылар өчен тернәкләндерү бүлегендә шигъри кичә узды

«Нежность» үзәгендә иҗат өчен тигез мөмкинлекләр мәйданына әверелгән шигъри кичә узды.

Чарада катнашучылар — социаль хезмәтләр алучылар – шигырьләр укыдылар: кемдер мәктәп программасыннан балачактан ук таныш юлларны искә төшерде, кемдер яраткан шагыйрьләренең әсәрләренә мөрәҗәгать итте, ә кайберләр үзләренең иҗатлары белән уртаклашырга батырчылык итте.

Кичәнең икенче өлешендә Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, халыкара конкурслар лауреаты Ришат Минабетдинов чыгыш ясады.

– Мондый чаралар — гади ял гына түгел, ә кешеләргә үзләренең кыйммәтен тоярга, эчке ресурсларын ачыкларга һәм җәмгыятьнең ярдәмен сизәргә чын мөмкинлек, – дип ассызыкладылар оештыручылар.

 


Нет комментариев