Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Районда бөртекле культураларны җыю башланды

23 июльдә районда авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында, республикада беренчеләрдән булып, «Аксу Агро» агрофирмасы игенчеләре бөртекле культураларны җыюга керештеләр.

«Нива» бүлекчәсендә (Кисы авылы артында) урнашкан алты йөз гектардан артык арпа участогы калганнарыннан да иртәрәк өлгергән. Беренче көнне 40 гектар суктырганнар, икенче көнне иртәдән үк алты комбайн эшли.

Алар белән тәҗрибәле экипажлар идарә итә. Алар арасында комбайнчыларның республика конкурсы җиңүчеләре Алексей Кудряшов  улы Дмитрий белән,  Җәүдәт Сафиуллин улы Җәвит белән, Хөсәен Галеев ярдәмчесе Илшат Зәйнуллин белән, шулай ук районда ашлык суктыруда  югары күрсәткечләргә ирешкән Анатолий Ефремов ярдәмчесе Николай Мулеев, Валерий Ендерюков улы Максим һәм Анатолий Ильгузин белән Владислав Таиркин да бар.

–- Комбайнчылар һәм аларның ярдәмчеләре күтәренке кәефтә. Алар ныклы әзерлек белән  җаваплы эшкә тотындылар, – диде бүлек идарәчесе Михаил Васильев.

Кыр корабларының техник торышына шикләнергә туры килми – алдагы көнне аларның тулы әзерлеген тикшерү узды. Комбайннар, бункерларны яңа уңыш белән тутырып, алтын кыр буйлап салмак кына һәм ышанычлы баралар. Алар янына йөк машиналары килә, ә машиналарга  комбайннарның « җиңеннән»  әкрен генә ашлык агымы төшә.

– Арпа уңышы гектардан 30 центнердан артык тәшкил итә, - дип сөйләде авыл хуҗалыгы предприятиесенең баш агрономы Илхать Яруллин. - Ашлыкның беренче партиясе (450 тонна) терлекчелектә, югары сыйфатлы азык әзерләү өчен файдаланылачак.

Икмәк төялгән автомобильләр агрофирманың сөт комплексына җибәрелә. Ә ул кышын сыерлар өчен алыштыр гысыз туклыклы азык булачак. Мондый әзерлекнең уңай ягы бөртек леләрне иртә җыюга китерә. Урып-җыю никадәр  иртәрәк башланган саен, иртәрәк тәмамланачак. Старт бирелде, алда - зур эш күләме, ә аны кыска срокларда башкарып чыгарга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев