Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Прокуратураның күчмә кабул итүе

Аксубай районы прокуроры Эдуард Хираҗев “Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Федоровка интернат-йорты“ социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесендә гражданнарны күчмә кабул итте.

Чарада шулай ук  Пенсия фонды, районның социаль хезмәтләре җитәкчеләре, районның сугыш һәм хезмәт ветераннары Советы рәисе, район хастаханәсе вәкилләре катнашты.

Интернатта даими яшәүче гражданнарга да, учреждение хезмәткәрләренә дә  район прокурорына шәхси мөрәҗәгать итү мөмкинлеге туды. Кабул итү барышында прокурорга өч пенсионер мөрәҗәгать итте.

Алар биргән сораулар аерым хезмәт шартларында эшләгән өчен картлык буенча хезмәт пенсиясе билгеләүгә, планлы операциягә квота алуга кагылды. Район прокуроры сорауларга тулы җаваплар бирде.

Моннан тыш, прокурор интернатның хезмәт коллективы алдында  гамәлдәге канунга кагылышлы аңлатмалар белән чыгыш ясады. “Нежность“ КСЦОНда социаль хезмәтләр алучылар белән  район прокуроры урынбасары Лариса Горожанкина очрашты.

Билгеле булганча, Аксубайның социаль учреждениесе Татарстанның моңа охшаш учреждениеләре арасында абруй казанган – социаль хезмәтләр тәҗрибәсе белән уртаклашыр өчен бирегә Яр Чаллы, Казан, Алабуга, Түбән Кама шәһәрләреннән, Тукай, Чирмешән районнарыннан киләләр, әйтергә кирәк, күпләр бер генә тапкыр килми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев