Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Өч административ эш – җинаять эшен ачуга нигез

Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге “Тикшерү сатып алуы“ оператив-эзләү чараларын уздырды.

Алар барышында аксубайлылар тарафыннан составында спирт булган продукция сату фактлары ачыкланган. Бистә үзәгендә яшәүче 51 яшьлек ир-ат тикшерү сатып алуы вакытында бернинди акциз маркасы һәм этикеткасы булмаган, бөкесе ватык полимер шешәдә өйдә җитештерелгән 1 литр көмешкәне 200 сумнан сатып җибәрә.

Һәм тагын 4 литрдан артык көмешкәне ирекле рәвештә чыгарып бирә. Ир-ат 2017 елның сентябреннән составында спирт булган продукцияне саткан өчен 3 тапкыр административ җаваплылыкка тартылган булган. Хәзерге вакытта аңа карата җинаять эше кузгату турындагы мәсьәлә хәл ителә.

Аксубайда яшәүче бер ханым оперативникларга 0,75 литр көмешкә сата һәм тагын ясалма бөкеле төрле шешәләргә салынган  3,2 литрны ирекле рәвештә чыгарып бирә.

Составында спирт булган сыекча тикшерүгә җибәрелгән, аның нәтиҗәләре буенча сатучыга карата административ яки җинаять җаваплылыгы кулланылачак.
Җиңел юл белән акча эшләргә теләгән легаль булмаган сатучылар моның  азагы ни белән тәмамланачагы, өстәвенә алар саткан көмешкә яки суррогатның кеше сәламәтлегенә нинди зыян салуы турында уйламыйлар да.

Әмма бу хакта сатып алучылар үзләре уйланырга тиеш, чөнки арзан бәя артыннан куып, хроник авыруларга дучар булу ихтималы зур. Роспотребнадзор баш белгеч-эксперты Андрей Тимирясов хәбәр иткәнчә, ел башыннан Аксубай районында этанол белән агулануның 6 очрагы теркәлгән, 5 очрак үлем белән тәмамланган.

Көмешкәне  яки суррогатны тәүге тапкыр яки  гомердә бер тапкыр кулланган кешеләрнең дә шул рәвешле гомерләре өзелергә мөмкин.
Районда составында спирт булган продукциянең канунсыз әйләнешенә юл куймау буенча башкарма комитет, полиция, Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләреннән торган комиссия булдырылган. Комиссия район үзәге һәм авыл җирлекләре буенча рейдларга чыга.

Әмма алкогольнең канунсыз әйләнешенә каршы көрәштә, суррогат белән сату итү фактлары турында хәтта өйдән чыкмый гына  Дәүләт хезмәтләре порталының “Халык контроле“ бүлекчәсенә кереп хәбәр итеп, гражданнар үзләре активлык күрсәтә алалар.

2016 елның 1 гыйнвареннән  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән “Халык контроле“ системасына этил спирты, алкоголь һәм составында спирт булган продукция җитештерү һәм сату өлкәсендә канун бозу фактлары турында дөрес мәгълүмат тәкъдим иткән гражданнарны матди бүләк көтә.

Фото
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев