Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Нурлат ягына таба юл ремонтлана, шушы көннәрдә асфальт түшәләчәк

​​​​​​​Чистай-Аксубай-Нурлат автоюлының 66 нчы участогында зур ремонт бара.

Чишмә борылышыннан соң ук, Түбән Баландага таба 1,6 чакрымнан  артык участокта юлчылар ремонт эшләрен башлап җибәргәннәр. Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре урап узу юлын төзегәннәр, шулай да бу машина йөртүчеләргә бераз уңайсызлыклар тудыра.

Ремонт участогында эш күләме шактый: җир катламын тыгызлаганнан  соң, юл өслеген комплекслы тоташтыргыч матдәләр - известь һәм цемент белән каплаганнар.

Аның өстенә башта ком катламы, аннары вак ташлы-комлы катнашмадан нигез салынган.

Юлчылар асфальт-бетон катламының беренче катын берничә көннән соң гына җәяргә планлаштыралар.

Ремонтның гомуми смета бәясе 113 миллион сумнан артып китә.  Әмма быел асфальтның аскы катламын җәю генә планлаштырыла, объектны киләсе елга гына тапшырачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев