Минем сугышчы иптәшләрем калган җиргә кире кайтасым килә
Махсус хәрби операция зонасында бурычын үтәүгә мобилизацияләнгән Александр Мокин яраланып өенә кайтты.
Фронтның беренче көннәрендә үк ул урман полосасында «лепесток» дип атап йөртелгән минага эләгеп шартлый. Ул иң куркыныч миналарның берсе санала, чөнки аны үлән арасыннан күрү бик кыен.
– Яндыргыч авырту, аягымныбашта коткарып калырга тырыштылар, аннары ампутацияләргә карар иттеләр, – дип сөйли Александр.
Александр Мокин инде бер сугышны узган, 1999 елда ул вакытлы хезмәт үткән чорда Чечен кампаниясендә катнашкан, гранатометчы була. Әмма үзен герой дип санамый. Рухын сындырмый һәм аяксыз яшәргә өйрәнә. Төньяк Кавказ территориясендә контртеррористик операция барышында дошман күренеп тора иде, ә махсус хәрби операция зонасында пилотсыз авиация эшли, дип чагыштырулар ясый ул.
– Махсус хәрби операция зонасына киткәндә Сез нинди хисләр кичердегез?
– Һәр ир-егет Ватанын һәм гаиләсен саклауга басарга тиеш. Асылда мин үземне хәрби операциягә чакырачакларын белдем, бу турыда хатыныма да әйткән идем.
– Тик син миңа кире әйләнеп кайтырга сүз бирдең ... (әңгәмәгә тормыш иптәше Елена кушылды).
– Вәгъдә иттем һәм әйләнеп кайттым!
Александр, инвалид коляскасын җиңел генә әйләндерде, кулына сигарет алды һәм ишектән югалды.
– Еш тәмәке тарта башлады, хәзер телевизор да тәүлек әйләнәсе эшләп тора, – дип сүзен дәвам
итте Елена. – Тоткарлыксыз йөри алсын өчен өйдә бусагаларны алырга туры килде.
Аның әйләнеп кайтуына мин дә, кызларым да шатланып туя алмыйбыз. Кызлар әтиләре турында бик кайгырталар. Безнең гаилә өчен иң куркынычы инде артта калды.
Хатыны ире һәм әтиләре белән өч ай аерылып торган вакытларны ничек кичерүләре, көтүләре һәм кызларының сагынулары турында сөйләде, чөнки ул алар белән гел уйнаган, шаярткан.
Өйгә әйләнеп кайткач Александр телеяңалыклар кадрларын карап, күңелсезләнә башлый.
– Минем егетләр ничек икән анда? Эх, сугышырга өлгермәдем шул. Тик мин анда кире әйләнеп кайтачакмын, ВВК белән эшне тизрәк тәмамлыйсы, протез аласы иде. Һәм янә сафка!
– Анда хәлләр ничегрәк?
– Сугыш, сугыш инде. Анда тәҗрибә дә, күнекмәләр дә, уңыш елмаюы да кирәк. Әмма иң мөһиме Аллаһы Тәгаләнең ярдәме. Минем үзем белән биш икона бар иде, анда хәтта иман китермәүчеләр дә дога кыла.
Тынып кала. Балалар бүлмәсеннән ачык ишек аша Мокиннарның кызлары – Маша белән Дашаның шатлыклы авазлары ишетелә. Зур өйдә аларның үз бүлмәләре бар. Александр – бар эшкә дә оста. Йортны ул әтисе белән бергә төзегән. Махсус хәрби операциягә чакырылганчы, нигездә, төзелеш эшләре белән шөгыльләнгән.
Хәзер дә алдагы тормышка планнар кора, тернәкләнү узган вакытта залда обойларны яңартып ябыштыру турында хыяллана. Чөнки төзелеш сезонында өй эшләренә вакыт булмый – объектларда эшне төгәлләү мөһим була. Ә аннары өлешчә мобилизация игълан ителә.
– Өйдә җылы һәм уңайлы, ә анда күпме гаиләнең өе, ә иң мөһиме – тыныч күк йөзе юк, – дип дәвам итте Александр.
– Җирле халыкның Россия сугышчыларына карата мөнәсәбәте нинди?
– Төрлечә, кайберәүләр – коткаручыларга, икенчеләре илбасарларга кебек. Алар ышанычны югалтканнар, озак еллар куркып яшәүдән туйганнар. ВСУда кешеләрне куркыталар. Әмма Россиянең бурычы бер – ДНР, ЛНР, Запорожье һәм Херсон өлкәләре территорияләрендә тынычлык, тәртип урнаштыру.
Анда яшәүчеләрнең дә өйләре һәм тынычлыклары булсын иде, шулар хакына анда кире кайтырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев