Миграция контроле: 71 кеше исәптә, 17 хокук бозу очрагы
Соңгы яңалыклар

Миграция контроле: 71 кеше исәптә, 17 хокук бозу очрагы

Бүгенге көндә безнең районда миграция хәле ничек баруы турында Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенең миграция пункты җитәкчесе полиция майоры Гөлнара Сөләйманова сөйли.

– 2026 елның алты аенда Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенең миграция пункты тарафыннан вакытлыча яшәүче 71 чит ил гражданы һәм гражданлыгы булмаган зат миграция исәбенә куелды. Алар районның төзелеш мәйданчыкларында эшлиләр. Миграция исәбенә куелганда чит ил гражданнары белән миграция законнарын бозу фактларын булдырмау буенча профилактик әңгәмә, чит ил гражданнарының вакытлыча яшәүгә рөхсәт, яшәүгә рөхсәт, хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен патент, эш бирүчеләр тарафыннан чит ил гражданнары белән хезмәт шартнамәләре төзү һәм өзү турында хәбәрнамәләр рәсмиләштерү тәртибе уздырыла. «Россия Федерациясендә чит ил гражданнарының хокукый хәле турында «Федераль законга һәм» Россия Федерациясендә дәүләт дактилоскопик теркәве турында «Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 01.07.2021 №274-ФЗ Федераль законы белән 2021 елның 29 декабреннән килгән чит ил гражданнары дактилоскопик теркәү һәм фотога төшерү процедурасын узарга тиеш.

2026 елның 6 ае эчендә полиция хезмәткәрләре тарафыннан миграция өлкәсендә законнарны бозу фактларын ачыклау буенча 54 чара үткәрелде, алар барышында 17 административ беркетмә төзелде: РФ КоАПның 18.8 маддәсе 1 өлеше буенча – 5 (чит ил гражданины яки гражданлыгы булмаган зат тарафыннан РФ КоАП кагыйдәләрен яки РФдә булу (яшәү) режимын бозу), РФ КоАПның 18.9 маддәсе 4 өлеше буенча – 1 (чит ил гражданины яки гражданлыгы булмаган зат тарафыннан РФдә булу кагыйдәләрен бозу), РФ КоАПның 18.10 маддәсе 1 өлеше буенча – 5 (чит ил гражданины яки гражданлыгы булмаган зат тарафыннан РФдә хезмәт эшчәнлеген законсыз гамәлгә ашыру), РФ КоАПның 18.15 маддәсе 1 өлеше буенча – 5 ( чит ил гражданинын яки гражданлыгы булмаган затны РФдә хезмәт эшчәнлегенә законсыз рәвештә җәлеп итү), РФ КоАПның 19.27 маддәсе буенча – 1 миграция исәбен алып барганда ялган мәгълүматлар бирү).

Хокук бозучыларга карата 34 000 сумлык штраф салу турында карар чыгарылды һәм алар тулысынча түләтелде. Бер чит ил гражданинына карата, 25.07.2002 елгы 115-ФЗ номерлы Федераль законның 7 маддәсе 1 пункты 4 өлеше нигезендә, Россия Федерациясендә вакытлыча яшәүгә рөхсәтне гамәлдән чыгару турында карар кабул ителде.

Бер чит ил гражданинына Россия Федерациясендә вакытлыча булу вакыты 25.07.2002 елгы 115-ФЗ номерлы Федераль законның 5 маддәсе нигезендә, 115-ФЗның 13.3 маддәсе 22 пункты 4 өлеше нигезендә патент гамәлдән чыгарылу сәбәпле кыскартылды.

Аксубай районында этник диаспора вәкилләренең тупланып яшәү урыннары юк, экстремистик эшчәнлеккә катнашы булган юридик һәм физик затлар, законсыз миграция оештыру белән шөгыльләнүче трансмилли җинаятьчел төркемнәр ачыкланмады. Аксубай районында чит ил гражданнары булуга бәйле оператив хәл тотрыклы һәм райондагы криминоген хәлгә йогынты ясамый.


Нет комментариев