Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Җәмәгать вәкилләре ришвәтчелек мәсьәләсен хәл иттеләр

Иҗтимаги оешма вәкилләре Аксубай китапханәсендә, районда коррупциягә каршы сәясәтне тикшерү өчен, түгәрәк өстәл артында җыелдылар.

Очрашу район прокуроры Эдуард Хираҗев, Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге җитәкчесе Илгиз Алмакаев, Иҗтимаги совет, ветераннар советы, ММЧ, “Форпост“ яшьләр формированиесе вәкилләре катнашында үтте. Коррупциягә каршы координацион эш буенча комиссия чараны оештыручы булып тора.

– Ришвәтчелек  тамыр җәя. Ул китергән  аяныч нәтиҗәләрне киметү безнең уртак бурычыбыз, – дип мөрәҗәгать итте прокурор җыелучыларга.

Шулай ук  хокук саклау органнарының һәм тиешле тармакларның коррупциягә каршы  көрәш буенча алып барган актив эшләренә карамастан, контрольләүче органнар һәм урындагы затлар күрсәтелгән хезмәт өчен  “бүләкләр алу“ фактлары турында хәбәр итмиләр, әмма алга таба әлеге уңайдан да актив эш алып барылачак, дип ассызыклады ул.

Эдуард Хираҗев  коррупцион факторларга каршы торуга юнәлтелгән җәмәгать фикерен формалаштыруга һәм  яшьләр арасында коррупциягә каршы аспект тәрбияләү мөһимлегенә басым ясады.

Россия ЭЭМның Аасубай районы буенча җитәкчесе Илгиз Алмакаев иҗтимаги оешма вәкилләрен коррупция фактлары турында хәбәр итәргә чакырды, мондый очракларда гражданнар кабул итү көнен көтеп тормасыннар, дип белдерде, чөнки кабул итүне ул үзе алып бара. Хокук саклау органнарының теләсә нинди “ришвәтчелек“ мәгълүматлары буенча да тикшерү үткәрәчәкләрен ассызыклады.


Түгәрәк өстәлдә катнашучылар фикер алыштылар һәм, коррупциягә каршы көрәштә профилактик чаралар үткәрергә, масса-күләм мәгълүмат чаралары аша пропаганданы гамәлгә ашырырга, халыкка коррупциягә каршы көрәш чаралары һәм нәтиҗәләре турында хәбәр итәргә, иҗтимаги оешмаларны һәм яшьләрне дә әлеге эшкә җәлеп итәргә, дигән уртак фикергә килделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев