Көзге чәчү башланды
Август аеның икенче ункөнлеге якынлашканда район кырларына чәчү агрегатлары чыкты.
Быел район аграрчыларына 17 мең ярымга якын гектарда көзге культуралар чәчү йөкләнгән. Бүгенге көнгә 2000 гектарга якын мәйданда көзге чәчү үткәрелгән. «Волга-Селект» ҖЧҖ механизаторлары чәчү эшләрен кызу темпларда алып баралар.
Бу хуҗалыкта көзге культуралар иң зур мәйдан – биш мең ярым гектар биләячәк. Кыр хезмәтчәннәре санаулы көннәр эчендә бу агрочараны 900 гектарга якын мәйданда үткәргәннәр. «Аксу Агро» ҖЧҖ чәчү агрегатлары да эшне ипле алып баралар.
Бу хуҗалыкта бүгенге көнгә көзге культуралар 500 гектардан артык мәйданга чәчелгән. «Аксубай» АФ хезмәтчәннәре дә чәчү эшләре темпын арттыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев