Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Кыр эшләренә әзерләр

Район агрофирмалары арасында 2019 нчы елның язгы- кыр эшләрен үткәрүгә әзерлек буенча смотр – бәйге узды.

Комиссияне Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрының беренче урынбасары Илдус Габдрахманов җитәкләде.

Комиссия утырышында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрының баш киңәшчесе Илнур Сафин, районның авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Рөстәм Гатин, Дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Илдар Бикмөхәммәтов, ТР Россельхозцентрның Аксубай бүлекчәсе башлыгы Габдерәшит Гелметдинов, УСХиПның механикалаштыру буенча консультанты Рамил Фәттәхов, игенчелек буенча консультант Фәндәс Гафиятуллин катнашты.

Алар райондагы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә йөреп чыкты һәм  язгы- кыр эшләренә техникаларның әзерлеге белән таныштылар. Хуҗалыкларның язгы- кыр эшләренә әзерлекләренә бәяләмә бирү буенча комиссия беренче чиратта язгы кампания башлану белән кырга чыгарга тиеш булган авыл хуҗалыгы техникасының һәм тракторларның техник торышына, хезмәт коллективларында хезмәт иминлеген оештыру мәсьәләләренә, күчмә ремонт бригадаларының формалашуына, орлыкларны инкрустацияләүгә, минераль ашламалар белән тәэмин ителешкә зур игътибар бирде.

Беренче булып тикшерүчеләрне “ Аксу Агро” агрофирмасында каршы алдылар. Иске Ибрай авылы янында авыл хуҗалыгы техникаларының чын парадын оештырдылар. Заманча тракторларның, машиналарның, туфрак эшкәртүче, төрле модификациядә чәчүче агрегатларның тигез сафы иң таләпчән комиссияне дә канәгать калдырырлык иде. Техниканың язгы чәчүгә әзерлегенә кагылышлы хилафлыклар табылмады.

Комиссия әгъзалары  хезмәт иминлеген саклауга бәйле эш белән таныштылар, бөртеклеләр складында булдылар, орлыклык материалның торышын тикшерделәр. Алар бөтенкүләм тикшерү узган һәм чәчүгә әзерләр. Нәкъ  шундый ук картина “ Нур” бүлегендә һәм “Аксубай” агрофирмасында да күзәтелә. Делегация техниканы карап чыкты , мехостаханәдә, бөртеклеләр складында булды, ремонтчы механизаторлар белән очрашты.

Җитәкчеләр язгы чәчү кампаниясендә катнашучыларга изге теләкләрен җиткерделәр. Комиссияне Урмандеево авыл җирлеге территориясендә урнашкан Никитин КФХ сы таң калдырды. Кырга чыгарга әзер булган техника арсеналы бер сафта тезелеп  тора иде, ә алар янында-   махсус яңа эш киемнәреннән механизаторлар басып тора. КФХның эше- техника әзерлеге буенча да, кадрлар мәсьәләсендә дә төгәл оештырылган. 

-Егетләр язгы-кыр эшләренә әзер һәм алар әлеге эшләрне  кыска срокларда башкарырга кирәклеген дә  яхшы беләләр, - дип уртаклашты Алексей Кондратьев. - Минекеләр сынатмаслар! 

Бәяләү комиссиясе шулай ук “Актай” ҖЧҖның машина -трактор паркында да булды, андагы кыр техникасы арсеналы һәм  язгы - кыр эшләренә әзерлек барышы белән танышты. 

Волга селект”  ҖЧҖ сы территориясендә дә истәлекле очрашу булды. Кәкре Күл авылы артындагы кыр мәйданы  вакытлыча яңа авыл хуҗалыгы техникаларыннан торган күргәзмәгә әйләнде. Җирдә бер тапкыр да эшләп карамаган төрле маркадагы заманча тракторлар, тагылма агрегатлар  искиткеч күренәләр иде. 

- Сездә язгы-кыр эшләрен уңышлы башкарып чыгу өчен техника да, эшче кадрлар да, ресурслар да җитәрлек, - дип билгеләп үтте ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габрахманов. – Иң мөһиме – иминлек таләпләрен һәм хезмәтне саклау кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк. 

Шундый ук очрашу “Аксубай” агрофирмасының төп базасында да үтте. – Чәчү кампаниясенә аксубайлылар әзер, -  дип ассызыклады район башлыгы Камил Гилманов. - Алар кыр эшләрен сыйфатлы һәм нәтиҗәле итеп кыска срокларда үткәрергә өмет баглыйлар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев