Кисада чик сакчыларына һәйкәл ачылды
Соңгы яңалыклар

Кисада чик сакчыларына һәйкәл ачылды

Киса авылында чик сакчыларына багышланган мемориаль плитәне ачу тантанасы булды.

Авыл һәм район халкы өчен бу зур истәлекле вакыйга булды. Чик буе гаскәрләре сугышчылары һәм ветераннары инициативасы һәм көче белән Кисада барлык буын чик сакчылары хөрмәтенә һәйкәл куелды. Бүген ул Хәрби Дан мемориалының бер өлеше булып тора.

Митингта авыл халкы, «Ватанга хезмәт итәм» ветераннар хәрәкәте вәкилләре, волонтерлар катнашты.

Символик кызыл тасма киселде, Россия Федерациясе гимны яңгырады, ветеран-чик сакчылары мемориаль плитәдән ак япманы төшерделәр. Тантаналы митингны район башлыгы Камил Гилманов ачты. Ул чик сакчылары ветераннарын бәйрәм белән чын күңелдән котлады, авыл халкына һәйкәл төзүдә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Район җитәкчесе «Ватанга хезмәт итәм» ветераннар хәрәкәтенең җайга салынган эшен билгеләп үтте.

– Сез яшь буынны патриотик тәрбияләүгә бәяләп бетергесез өлеш кертәсез, – дип билгеләп үтте ул.

Җыелучыларны генерал-майор Анатолий Молоствов, Яңа Аксубай авыл җирлеге башлыгы Алексей Макаров, «Ватанга хезмәт итәм» бердәмлеге җитәкчесе Виталий Маркин, Чик сакчылары берлеге җитәкчесе Алексей Бобов, Яңа Аксубай авыл җирлеге буенча чик буе гаскәрләре ветераннары советы рәисе Михаил Федоров җылы сәламләделәр.

Дошман белән көрәштә гомерләрен биргән герой-чик сакчыларын бер минут тынлык белән искә алдылар, обелиск итәгенә чәчәкләр салдылар. Бу көнне иң актив ветеран-чик сакчылары Михаил Федоров, Леонид Петрянкин, Сергей Сулейманкин, Алексей Бобов һәм Алексей Сурков «Ватанга хезмәт итәм» ветераннар хәрәкәтеннән бүләкләр алдылар.

Җирле мәктәп укучылары бәйрәмдә катнашучыларны концерт номерлары белән сөендерделәр.


Нет комментариев