Кардиолог Алинә Маланчева аңлатканча, гипертония вакытында даруларны кабул итми калырга ярамый
Соңгы яңалыклар

Кардиолог Алинә Маланчева аңлатканча, гипертония вакытында даруларны кабул итми калырга ярамый

«Басым нормальләште — бәлки, дару эчүне туктатыргадыр?» – мондый сорау еш кына гипертониядән препаратлар кабул итүче кешеләрдә туа.

Әмма нормаль кан басымы күрсәткечләре күп очракта, авыру узган дигәнне түгел, ә нәкъ менә билгеләнгән дәвалау эшли дигәнне аңлата.

Кардиолог Алинә Маланчева гипертониянең даими контроль таләп итә торган хроник авыру булуын искәртә.

– Кан басымынан эчә торган дарулар гипертонияне берьюлы һәм гомерлеккә дәваламый. Алар артериаль басымны контрольдә тотарга һәм организмны куркыныч нәтиҗәләрдән сакларга ярдәм итә. Шуңа күрә, хәтта үзегезне яхшы хис иткәндә һәм күрсәткечләр нормада булган очракта да, билгеләнгән даруларны үз белдегез белән туктатырга ярамый, – дип аңлата табиб.

Әгәр дәвалауны туктатсаң, кан басымы яңадан күтәрелергә мөмкин. Даими югары кан басымы акрынлап кан тамырларына зыян китерә һәм йөрәккә йөкләнешне арттыра, җитди өзлегүләр — шул исәптән инсульт, инфаркт, бөер авырулары, күрү белән бәйле проблемалар һәм йөрәк җитешсезлеге куркынычын арттыра.

Кардиолог нәрсә киңәш итә?

Барыннан да элек — препаратларны даими рәвештә һәм табиб билгеләгән күләмдә кабул итәргә. Берничә көн рәттән тонометр нормаль саннар күрсәтсә дә, дарулар санын мөстәкыйль рәвештә киметергә яки дәвалауны тулысынча туктатырга кирәкми.

Даруларны вакытында эчүне онытмас өчен, телефонга искәрткеч куярга яки дару эчүне гадәти эшләр — мәсәлән, иртәнге аш яки теш чистарту белән бәйләргә була.

— Туганнарның, танышларның яки күршеләрнең киңәшләренә таянырга ярамый. Дару һәм аның дозасы һәр кешенең сәламәтлеген исәпкә алып, индивидуаль рәвештә билгеләнә. Бер пациентка ярдәм иткән дару икенчесенә туры килмәскә мөмкин, — ди Алина Маланчева.

Дарулар белән дәвалану тормыш рәвешен үзгәртү белән бергә аеруча нәтиҗәле була. Гипертония вакытында авырлыкны контрольдә тоту, тозны чикләү, рационга яшелчәләр һәм балык өстәү, күбрәк хәрәкәтләнү, шулай ук яхшылап йоклауга һәм ял итүгә игътибар бирү мөһим.

Аксубай районында яшәүчеләргә белгечләр шулай ук кан басымын даими үлчәргә һәм диспансеризация узарга киңәш итәләр. Күрсәткечләрне контрольдә тоту үзгәрешләрне вакытында күрергә һәм, кирәк булса, табиб белән берлектә дәвалауны төзәтергә ярдәм итә.

Төп кагыйдә: әгәр дарулар ярдәмендә кан басымы нормальләшсә, бу — аларны эчүне туктату өчен сәбәп түгел. Дәвалануны үз белдегең белән туктату ирешелгән нәтиҗәне юкка чыгарырга һәм өзлегүләр куркынычын арттырырга мөмкин.


Нет комментариев