Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Каракларга 270 меңгә якын акча бирелгән

Аксубай полициясе хезмәткәрләре район халкына интернет челтәрендә, хәтта киң таралган һәм билгеле сайтларда да белдерүләр бирмәскә, үзләренең банк карталарының мәгълүматларын тапшырмаска икәнлеген җиткерергә тырыша. Безнең газета һәм сайт аша пропаганда, халык белән очрашулар алып барылса да, җирле пунктларга белдерүләр эленсә дә алдану очраклары бар.

Алданучылар арасында  төрле һөнәр ияләре, еш кына белемле, безнең газетаны алдыручылар да, участок  полициясе хезмәткәрләре белән аралаша торган һәм алдакчылар турында хәбәрдар булган кешеләр дә бар. Ләкин теге яки бу товарны кыйммәт булмаган бәягә алу теләге зуррак шул.

Ай башыннан гына да аксубайлылар каракларга 270 мең сумга якын акча күчергән. Алдау схемасы шактый гади. Караклар белдерүләргә игътибар итеп башта товар сатып алырга тәкъдим итәләр һәм хәтта акчаның бер өлешен күчергәч, акча барып җитмәде дигән сылтама белән кешедән тагын тулы сумманы күчерүне таләп итеп, банк картасының пин-кодын һәм картаның арткы ягындагы өч санын атауны сорыйлар.

Шулай итеп картадагы барлык булган акчалар  китә. Башка очракны карап үтик. Бер ир-ат сайт аша җиһазга заказ бирә, интернетта аларның репутациясен тикшергәч товар алырга карар кылып,  товар килгәнче үк 70 мең сум күләмендә акча күчерә һәм әлеге сайтның тагын бер игезәге барлыгын белгәч, акчасының караклар кулына эләгүен аңлый.

Менә шулай итеп аксубайлылыр да каракларның кармакларына эләккәннәр: бал белән сәүдә итүче 40 мең сумга, бистәдә яшәүче ханым фатирын сатырга теләп 135 мең сумга, бер банкның сайтында сораштыру узарга теләүче 37 мең сумга алданган.

Гражданнарга интернет аша әйберләр сатып алмаска, акча операцияләрен аңламыйча, акча күчерүне таләп иткән кешеләр белән  сөйләшүләр алып бармаска киңәш итәбез.

- Караклар - психологлар кебек, сөйләшүнең беренче минутыннан алар кешенең акча күчерә аламы – юкмы икәнлеген аңлый һәм  аларны теләсә нинди бәя белән алдый, – дип раслап үтте тикшерүче Евгений Рахманкулов. Каракларның операция схемасы даими рәвештә камилләштерелә һәм мин аларның кармагына эләкмәм дип үз-үзегезне ышандырмагыз. Әгәр дә банк сездән  сораштыру үтәргә  үтенеп, акциядә катнашуны сорап шалтырата икән - бушлай сыр турындагы гыйбарәнең кайчан да актуаль булуын исегездә тотыгыз.

Капканга эләкмәс өчен  беркемгә дә ышанмагыз,  карта һәм пин кодларны  аерым саклагыз, өченче затларга аларның номерларын һәм карта артындагы 3 санны беркемгә дә әйтмәгез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев