Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында кадет мәктәбе булырга мөмкин

РФ Милли гвардия гаскәрләре федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы урынбасары Рафил Нәбиуллин В.Ф.Тарасов исемендәге Иске Мокшино урта мәктәбенә килде.

Мәктәп коллективы һәм укучылар район башлыгы Камил Гилманов,авылның танылган кешесе  Анатолий Самаренкин мәгариф бүлеге җитәкчесе Станислав Зайцев белән берлектә кунакларны каршылады.Узган ел Иске Мокшино мәктәбе үзенең 50 еллыгын билгеләп үтте.

Районда белем бирү учреждениеләре рейтингында әлеге мәктәп яхшы позициядә тора. Мәктәп укучылары олимпиада һәм конкурсларның муниципаль һәм республика этапларында призлы урыннар ала һәм бердәм дәүләт имтиханнарында да яхшы нәтиҗәләр күрсәтә.Анатолий Самаренкин билгеләп үтүенчә, әлеге белем бирү учреждениесе яңа дәрәҗәдәге белем бирү учреждениесе-Росгвардиянең кадет мәктәбе булуга лаек. 

- Иске Мокшино урта мәктәбе һәрвакытта да районда иң яхшы белем бирү учреждениеләр рәтендә булды. Монда тәҗрибәле, үз эшләренең остасы булган педагоглар эшли. Вакытында әлеге мәктәп базасында Иске Мокшино агролицее ачылган иде. Мәктәп коллективы яңача белем бирү программасын уңышлы үзләштереп эшчәнлеген дәвам итте,-  дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов. - Мәктәп һәрвакытта да алга омтыла, шуңа күрә әлеге мәктәп базасында Росгвардия мәктәбе ачу мәсьәләсе республика дәрәҗәсендә уңай хәл ителер дип уйлыйм.

Рафил Нәбиуллин әйтүенчә, Татарстанда Росгвардиянең кадет мәктәбен ачу- пилот варианты булып тора.Татарстанда  төрле юнәлештәге 15 кадет мәктәбе эшләп килә инде.Росгвардия кадет мәктәбен тәмамлаучылар Росгвардиянең төрле вузларында белемнәрен дәвам иттерү мөмкинлеге ала. Бүгенгесе көндә Россиядә алар дүртәү һәм алар аннан офицерлар булып чыгалар.

Без кадет мәктәбен ачуны нәкъ менә еракта урнашкан төбәкләрдә, районнарда патриотик тәрбиягә игътибар бирү максатыннан ачу вариантларын карыйбыз. Бу укучыларга мәктәптә укыган вакытта ук һөнәр сайлауда бер зур этәргеч булып тора.,- дип билгеләп үтте Рафил Нәбиуллин.- Росгвардия мәктәбен нәкъ менә шушы белем бирү учреждениесе базасында ачу мәсьәләсен Татарстан Мәгариф министрлыгы белән хәл итәргә кирәк. Бәлки, бу мәктәп тулы кыйммәтле кадет мәктәбе булыр. ул чакта кабул итүләр  беренче сыйныфтан алып барылачак, әгәр кадет сыйныфлары гына ачылса, бу очракта кайсы сыйныфтан кабул итәргә кирәклеген билгеләячәкбез. 

- Мәктәп директоры Раил Шәрәфетдинов әйтүенчә, бүгенгесе көндә мәктәптә күрше авыллардан килгән балалар белән бергә 128 укучы белем ала. Килеп укучылар өчен интернатта торып уку каралаган. Әмма уку йорты өстәмә укучыларны кабул итү мөмкинлегенә ия. Бу Татарстанның башка районнары һәм шәһәрләреннән дә булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев